Accessibility links

Кайнар хәбәр

NASA ракета ясауга хосусый тармакны җәлеп итмәкче


АКШның NASA Галәм идарәсе Халыкара Галәм Станциясен хезмәтләндерүче ракеталарның яңа буынын ясауда хосусый тармакның да катнышуын тели.

NASA җитәкчесе Майкл Гриффин Рейтерс хәбәр агентлыгына галәмгә очышлар инде 50 ел, башлануыннан бирле бик тә кыйбатлы булып кала диде.

Аның әйтүенчә, идарәнең хосусый тармакны яңа галәм корабы ясауга җәлеп итү өчен 500 миллион доллар акчасы бар.

Гриффин, әгәр бу план тормышка ашса, транспорт белән тәэмин итүче ширкәтләр галәм станциясендә тикшеренүләр үткәрә, станция лабороторияләрен куллана алачак диде.
XS
SM
MD
LG