Accessibility links

Кайнар хәбәр

Tatar radiosı dj-е Гөлназ Сәфәрова Кызган табада


“Кызган таба”да “Tatar radiosi” ның популяр dj-е Гөлназ Сәфәрова кунакта булды. Ул безне шоу - бизнес өлкәсендә ничек танылуын һәм эш вакытында булган кызыклы хәлләр белән таныштыра.

“Кызган таба”да кыска хәбәрләр!
9 майда Казан - Брюссель халыкара марафоны старт алды. 14 йөгерүчедән торган Татарстан командасы 4000 чакырым араны йөгереп үтеп Казанның 2013 елгы Универсиаданы үзендә кабул итәргә әзер икәнлеген күрсәтергә тиеш була.
15 нән 19 майга кадәр Казанга FISU комиссиясе кешеләре килә. Алар Татарстан башкаласының Универсиада үткәрергә әзерлеген тикшерәчәк, нәтиҗәсе 31 майда билгеле була.
* * *
Татарстанда “Алтын каләм – 2008” яшь каләм ияләре бәйгесе бара. Әлеге бәйгенең ярдәмчеләре исемлегенә “Азатлык” радиосы да кертелде. Радионың хемәткәре яшь каләм ияләренең иҗатларын бәяләү чараларында катнаша. Хәзергә “Алтын каләм” районнар арасында бара. 13 майда Сабада, 15-е Яшел Үзәндә, 19-ы Түбән Камада һәм 20-се Чистайда. Фестивальнең йомгаклау өлеше 27-29 июньдә “Борис Полевой” көймәсендә узачак.
* * *
Бу көннәрдә “Кызган таба” яшьләр тапшырунда катнашып киткән шансон башкаручы Зиннурның башка татар телле радиоларда, яшьләр арасында очрашулары бара. 8 майда Зөлфәт Зиннуров “Шәрыкъ” клубында җырлап китте. Ул кичне www.bulmas.ru сайты дусларын җыйган иде.
* * *
Язның соңгы көннәре якынлашкан саен студентларның буш вакытлары кыскара. Чөнки сессия якынлаша, югары курслар диплом якларга әзерләнә.
* * *
Җырчы Гөлнара Тимерҗанованың рәсми сайты ( www. gulnara-timerzhanova.ru) ачылды дип хәбәр итте әлеге сайтны ясаучы студент егет Илдар Хөсәенов.
* * *
7 майда Казанның Бауман урамында халык радио көнен бәйрәм итте. Анда иң күп халык, төгәлрәге иң күп яшьләр җыелган урын “Tatar radiosi” мәйданчыгы иде. Тамашаны радионың популяр dj- лары Булат Бәйрәмов һәм Гөлназ Сәфәрова алып барды.
Гөлназ Сәфәрова безнең бүгенге “Кызган таба” тапшыруында кунакта. Ул безне үзенең шоу-бизнес өлкәсендә ничек танылу алуын һәм “Tatar radiosi” ндагы эш вакытында булган кызыклы хәлләр белән таныштырыр.
Гөлназ: Шоу-бизнес арбасына мин очраклы рәвештә утырдым кебек
Гөлназ Сәфәрова. Шоу- бизнеска кереп китүемне радиога эшкә кергәч, концерт - тамашалар алып бара башлагач кына аңладым. Шуна кереп китүемә дә, радиода эшли башлавыма да инде 3 ел вакыт узып киткән.
Рөстәм Исхакый. “Tatar radiosi” на ничегрәк эләктең?
Гөлназ Сәфәрова. Минем “Яңа гасыр” телевидениясендә практика үтеп йөргән вакыт. КДУның журналистика һәм социология факультеты бинасында “Tatar radiosi” кастинг үткәрә иде. Журфакка ниндидер фәнни эш сөйләргә килсәм, кызлар миңа, әнә радиога dj-лар сайлыйлар диләр. Мин ул вакытта радиода эшләгән Зөлфәт Зиннуровны белә идем, исәнләшеп чыгыйм әле дип кастинг барган җиргә киттем. Ишек төбендә кеше күп иде, аеруча кызлар. Аларга да мин: “Кызлар кастингка килмәдем, хәзер исәнләшеп кенә чыгам…”- дидем. Ләкин минем радиода эшләү хыялы бар иде, рус радиостанциясендә. Бүлмәгә кергәч син кастингкамы дип сорап куйдылар, ярар, әйдәгез сорап карагыз дим. Сөйләштереп, сораштырып карадылар. Нәрсә белән шөгыльләнәсең диделәр. Менә “Татарстан яшьләре”нә интервьюлар язам дидем, шулай-шулай дип сөйләштек тә икенче көнне радиодан шалтыраттылар, тавыш яздырырга чакырдылар. Бер атнадан соң инде туры эфирда эшли башладым.
Рөстәм Исхакый. Эфирда килеп туган беренче кыенлык нәрсәдә булды?
Гөлназ Сәфәрова. Мин үземне бик яхшы татарча беләм дип уйлый идем. Ләкин радиога килгәч моның киресенә инандым. Микрофон бар, синең янда бер кеше юк, бернинди кәгазь юк, шул ук вакытта меңләгән кеше тыңлавын да беләсең, нинди сүзләр әйтергә икәнне уйлыйсың, тәрҗемәләре тиз генә башка килмәскә мөмкин. Фикерне кыска итеп белдерергә кирәк, менә шундыйрак кыенлыклар булды. Шуны беләм, мин татарчаны 100% беләм диючеләр йөз процент белмиләр дип үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.
Рөстәм Исхакый. Эфир вакыты тематик өлешләргә бүленгәнме, әллә көне буе кешенең күңелен ача торган сүзләр генә сөйлисезме?
Гөлназ Сәфәрова. Шигаребез: “Tatar radiosi” – яхшы кәеф бездән башлана!”. Димәк, без иң беренче чиратта кәеф тудырырга тиеш. Ләкин ул, “кояш нурлары балкый, урамда чәчәкләр үсә” дип кенә сөйләп утыру түгел. Шул ук вакытта дөньякүләм проблемаларга да тукталу кирәк, яңалыкларны әйтү, аларга үз фикереңне белдерү. Dj ул буш баш булып, “Исәнмесез!” дип кенә утырырга тиеш түгел.
Шәхсән үзем алып бара торган тапшыру – “Тормыш - тамаша” исемле. Сишәмбе көнне 21.00 дә эфирга чыга. Анда без танылган шәхесләр белән аралашабыз. Җырчылар гына димәгән, менә күптән түгел генә татар модельеры булып китте.
Рөстәм Исхакый. Иң күп сөйләгән вакытларың тәүлек буемы, сәгатьләпме?

Гөлназ Сәфәрова.
Мин эшкә килгәндә калган бөтен dj-лар да стажлы иде. Бәйрәм, яллар булган саен алар миңа: “Гөлназ, уңышлар!” дияләр иде. Бу “уңышлар” 12 шәр, 24 сәгать эшләргә дигәнне аңлата. Шундый көн булды бер вакытны, көндезге 12 дә эфирда сөйли башладым төнге 12 гә кадәр эшләдем. Шунда гына 5 сәг. йоклап аласың да иртә белән тагын эфирга чыгасың көн уртасына хәтле. Тавыш карлыгып бетә, авыз ачылмый, күңел йоклый, уйлап кара: 24 сәг. буе сөйләргә дә, фикер дә әйтергә кирәк?! Ләкин мин башымны селкеп тиз генә үземне уятам да сөйли башлыйм.


Рөстәм Исхакый. Тәнкыйтьләр дә булгандыр, ничек кабул иттең?
Гөлназ Сәфәрова. Дөресен әйтергә кирәк, мин бик хисси кеше, урынлы әйтелмәгән сүзләрне дә авыр кабул итә идем. Вакыт узу белән үзгәрәсең икән, үземә чикләр куя башладым. Чөнки тәнкыйтьне бөтен кешедән кабул итәргә ярамый. Чын күңелдән әйтелгәненә колак салам, әлбәттә. Ләкин кайвакыт шалтыратып, “Әй, кем әле анда !? Гөлназ синме?!” “Әйе, мин эфирда”- дим. “Сәгатьне дөрес әйтмәдең, син җүләр мәллә?!” кебегрәк тәнкыйтьләргә хәзер көлеп карарга өйрәндем, Аллага шөкер.
Рөстәм Исхакый. “Tatar radiosi” “йолдызлар” тудыра да, шуның белән акча эшли. Ә менә синең үзеңә “йолдызлык” чире тимәдеме?
Гөлназ Сәфәрова. Мин дә булмады һәм “йолдызлык”ны гомүмән дә аңлый да алмыйм. Кая да булса концертлар алып бару, эфирда эшләү ул минем барлыгым. “Ооо, мин бит Гөлназ Сәфәрова “Tatar radiosi” dj –е!!!” - дигәнне бөтенләй башыма китерә алмыйм. Ә андый кешеләр артистлар арасында да байтак, исемнәре белән әйтеп сөйләшмим. Алардан көләм һәм кызганам.
Рөстәм Исхакый. Безнең бу яшьләр тапшыруы буларак, шундый сорау бирәсем килә: яшьләргә татар телле радионың тәэсире зурмы икән?
Гөлназ Сәфәрова. Моңа 7 ма көнне үткән радио көне бәйрәме дәлил була ала. Чөнки анда Бауман урамы тулы яшьләр иде. Атна саен диярлек була торган татар дискотекаларында меңләгән кеше булу шулай ук “Tatar radiosi”ның яшьләргә тәэсирен күрсәтүче яхшы мисал дип уйлыйм. Радиода махсус сораштырулар да уздырыла, аларның нәтиҗәләре буенча да яшьләр аудиториясененең күп тапкырлар артуы күренә.
Рөстәм Исхакый. Синең сөйләм стиле рус радиолары сөйләменә охшаган дип әйтүчеләр бар.
Гөлназ Сәфәрова. Бернинли dj-ларны тыңламыйм һәм ошарга тырышмыйм дип, суфиланып утырасым килми. Мин вакыт булганда
Гөлназ Сәфәрова & Римзил Вәли
FM радиоларны тыңлап чагыштырырга, үземчә бәяләргә тырышам. Ләкин андагы dj ларга охшарга тырышмыйм, менә мин синең белән ничек сөйләшсәм - эфирда да шулай. Кайбер кеше: “Бигрәк кыланып сөйләшәсең инде…” ди. Ничек була соң кыланып?! Әйе, “90-60-90” тапшыруын кыланып алып барам. Чөнки мин анда оча торган блондинка ролендә.
Рөстәм Исхакый. Көнең ничек үтә синең, тәртип белән барамы ул, әллә ничек туры килә шулаймы?
Гөлназ Сәфәрова. Үзем бик тәртип ярата торган кеше. Шуңа да карамастан, шоу-бизнес аны күпмедер боза. Темп-темп тәртипне чуарлый. Концерт булган көннәрне ашарга да вакыт калмый. Машина белән тиешле урынга чабам, күзләр зурайган, светафорның кызыл утына туктамый киткән вакытлар да бар. Ләкин кая барасың, шоу-бизнес бу, халыктан ике адым алдан атларга тиешбез, башка берәү күрсәткәнче без күрсәтергә ашыгабыз.
Рөстәм Исхакый. Каян аласың ул көчне, синнән һәрвакыт энергия ташып тора?
Гөлназ Сәфәрова. Ходай бирә миңа ул энергияне! Нормаль ашамасам да, йокламасам да, миндә көч җитәрлек, Аллага шөкер. Ләкин сәләтем һәм булган потенциалым әле тулысынча эшкә җигелмәгән дип уйлыйм. Ул әле старт алырга җыена гына. Байрак болгап, “Йөгер!” дип әйтмәделәр әле.
XS
SM
MD
LG