Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашаповны читтән килеп яклыйлар


“Чукындыруга- юк” дигән язма тараткан өчен Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповка җинаять эше ачылды.

Ул милләтара, динара низаг тудыруда гаепләнә. Хәзер аны прокуратура сорау алуга даими чакыра. Моңа кадәр Кашаповка прокуратура үз адвокатын тәкъдим иткән. Кашапов аннан баш тарта. Аңа хокукый яктан ярдәмне берничә оешма, адвокат тәкъдим итә. Шуларның берсе - Ижау шәһәреннән Р. Вәлиуллин. Чираттагы сорау алудан соң “Азатлык” хәбәрчесе аларга мөрәҗәгатъ итте. Адвокат Вђлиуллин әйтүенчә, Кашаповка әлегә гаепләү белдерелми, аңа шик бердерелә.

“Гаепләү белдерелми торып нәрсә таләп итүләрен белеп булмый. “Нет христианизации” дигән белдерү буенча гына сорау алу бара. Хокук органнары уйлавынча бу белдерү белән ТИҮ халыклар арасында низаг чыгарырга тели. Конкрет детальләр әлегә аңлашылмый. Р. Кашапов ватандарлык позициясе күрсәтергә теләгән дип уйлым”, - ди Вәлиуллин.

Р. Кашапов бу процессны ничек кабул итә? Аның сүзләренчә, Ижау адвокаты Вәлиуллинның мөселман булуы уңай күренеш:

“Казан, Курган, Мәскәү адвокатлары да яклаячак. Киләчәктә алар белән чиңеп чыгарбыз дип уйлыйм. Без бу хатны поплар, урыслар белән сугышу өчен язмадык. Без - милли, дини хокукларыбызны яклап чыктык. Алла боерса, җиңәрбез”, диде Кашапов.

Тагын бер вәзгыятьне ассызыклау кирәк. Чаллының беренче бала тудыру йортында чукындыру йоласы турында хәбәр таралган, 3 айдан соң аның баш табибы Сергей Гнусарёв эшеннән алына. Аның урынына Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Азат Фәтхетдинов куела. Мондый алышыну безнең пикетлар, хатлар язу нәтиҗәсе, дип саный Р. Кашапов.
XS
SM
MD
LG