Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:07

Сугыш ветераннарына бушлай машиналар, фатирлар тарату ятим үскән балалар - бүгенге әби-бабайларда да нәфрәт хисләре тудыра ала.

Ирексездән, бер балачак хәтирәсе дә искә төшә. Башкортостанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында Миргарифән абзый бер аягын югалтып сугыштан кайткан иде. Бик яхшы кеше. Тимерче булып эшли. Тол хатыннарның тимер-томыр буенча гозерләрен күп очракта бушлай да башкара. Кулы уңган – эшенең нәтиҗәсен дә күрә инде: чагыштырмача бай яши. Сугыштан кайткач Мәгъсүм исемле баласы да туды.
Бервакыт шул малай, май яккан ипи кисәге тотып, урамга чыккан. Ә 3 ятим бала, авызларыннан селәгәй агызыып, аңа карап торалар. Авылда “хулиган” дип саналган, өлкәнрәк кызларның йөрәкләрен телгәләүче авыл батыры Рәис абзыкай өенә кайтып бара. Безнең майлы ипи кисәгенә текәлгән күзләрне күреп алды да, Мәгъсүмнән аны тартып алып, өчкә бүлеп безгә өләште. Мәгъсүм исә елап өенә кереп китте. Миргарифән абзый Мәгъсүмнең елавын ишетеп урамга чыкты. Тик Рәис абзыкайга ачуын белдерә алмады - алар бездән читкәрәк китеп үзара гына сөйләшеп алдылар. Шуннан соң Миргарифән абзый өенә кереп китте дә безгә дә, Мәгъсүмгә дә бертигез майлы ипи кисәкләре өләште. Бу ач ялангач ятимнәр өчен иң күңелле хәтирәләрнең берсе булып калгандыр.
Тагын бер әңгәмә баштан чыкмый. Монысы - Ульян каласында инде, 15 ел чамасы элегрәк булган әңгәмә. Ульян автозаводының үз ГПТУы бар. Анда аягы аксаграк Александр Яковлевич столяр-плотник булып эшли иде. Сугышта яралану нәтиҗәсе икән. Димәк, сугыш инвалиды булып санала. Мактанып, горурланып сөйли. Менә, ди, 5 балама 5 шәһәрдә 5 фатир алып бирдем: Ульянда, Самарда, Тольяттида, Мәләкәстә һәм Казанда. Аларны төрле якка тараттым, тулай торакта торалар. Мин аларга барып пропискага керәм дә, 7 - 8 ай эчендә фатир алуга өлгәшәм. Шулай чиратлап бишесен дә фатирлы иттем, ди.
Әлбәттә, аңа мондый гамәлнең оятсызлыгы турында авыз ачу ярамый. “Сугыш аркасында атасыз калган ятимнәргә кем фатир алып бирер?” - дигән сорау тел очын кычыттырса да. Гомумән алганда, яхшы кеше бит, кулы да уңган: кабинетларны җиһазлауда ярдәме тия.
Тагын бер хәтирә. Совет чорында киң кулланыш тауарлары дефицит иде бит. 1979-елда Ульян каласының бер кибетендә ак ситса, простынялар саталар. Ул вакыттагы терминча әйтсәң, “выбросили”. Гади халык чиратта тора, ә ветераннар – чиратсыз. Тик менә алар бер мәртәбәгә каралган тауар күләме белән канәгатьләнмичә, тагын да, тагын да үзләренең чиратларын озайталар. Ә ветераннары булмаган гаиләләр халкының чираты кузгалмый да. Ветераннарга карата ихтирамны киметерлек, хәтта сүндерерлек, дияргә дә буладыр, ызгыш-талаш та булып алды. Совет чорында келәмнәр аеруча аз сатыла иде. Шул ук дефицит. Ә базарда - шыгрым тулы. Тик анда инде икеләтә кыйммәтрәк. Монысы инде шул ук ветераннарның балалары яки күршеләре - исемлек буенча гына базарда түгел - базарда алган келәмнәр белән сәүдә итәләр.
Шөкер, дияргә дә буладыр: хәзер көнкүреш тауарларына дефицит юк. Әмма бушлай машиналар, фатирлар тарату ятим үскән балалар - бүгенге әби-бабайларда да нәфрәт хисләре тудыра ала. 80 - 90 яшьлек ветераннар үзләре машина йөртмиләр ич инде - аларның балаларына бүләк бу. Һәм фатирлар да.
Тик, нигәдер, хакимият моны аңламагандай кылана.

XS
SM
MD
LG