Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски җиңү көнен бәйрәм итә


Омски ветераннары 9 Майда
Омски ветераннары 9 Майда

Омскиның өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни мөхтәриятләре сугыш һәм тыл ветераннары өчен кичә оештырды.

Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар Омскида майның беренче көннәреннән үк башланды. Өлкә үзәгендә һәм авыл районнарда төрле дәрәҗәдәге очрашулар, Ватан сугышы темасына багышланган кичәләр, радио һәм телевизион тапшырулар, концертлар һәм башка күп кенә чаралар үткәрелде.

Орден-медальләрен таккан сугыш һәм тыл ветераннары 9 май көнне гадәттәгечә Җиңү паркында оештырылган митингка җыелдылар. Анда сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәк бәйләмнәре дә салынды. Аннан соң ветераннар шәһәрнең Кануннар чыгару бинасы каршындагы үзәк мәйданда үткән бәйрәм парадында катнаштылар. Хәрби киемнәрдәге сугыш ветераннары җиңел машиналарга утырып мәйдан аша уздылар.
Җиңү көне алдыннын шәһәр үзәгеннән ерак булмаган Красных Зорь урамындагы мәйданчыкта сугыш елларында Омски госпитальләрендә үлеп калган солдат исемнәре язылган монумент-таш кую церемониясе булды. Бу хакта мөхтәрият активисты Ләлә Алимова: “41-45 елларда госпитальләрдә үлгән кешеләр “Казачий” дип йөртелгән зиратта күмелгәннәр, 50-60-нчы елларга кадәр ул зират эшлэде. Хәзер инде анда йортлар салынган”,- дип сөйләде
Милли-мәдәни оешмалар да җиңү көненә багышланган төрле чаралар үткәрделәр, ветераннар хөрмәтенә махсус очрашулар, кичәләр оештырдылар. Ветераннар хөрмәтенә чара Дуслык йорты тарафыннан да оештырылды - 4 май көнне анда төрле милләт ветераннары өчен концерт-кичә булып узды.
Ә 8-май көнне Омски өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәриятләре татар милләтеннән булган тыл һәм сугыш ветераннарын шул ук Дуслык йортында җыйдылар. Әйтеп үтик, шунысы аяныч, ветераннар саны елдан-ел кими бара. Әлеге кичәдә дә сугыш кырларыннан исән-имин әйләнеп кайткан өч кенә ветеран -Аетмөхәммәт абый Аетбаев, Хасиб абый Кутусов һәм Кәлимулла абый Фәхретдинов булдылар. Аннан тыш кичәгә җиңү көнен якынайтуда зур өлеш керткән 20-ләп тыл ветераны һәм балачаклары сугыш елларына туры килгән өлкәннәр чакырылган иделәр. Нәтиҗәдә анда 100-гә якын кешегә кадер-хөрмәт күрсәтелде. Кичәнең мәтди чыгымнары тулысынча “Татарстан-Омски” партнерлык оешмасы исәбеннән булды.
"Өмет" балалар ансамбле
Мәдәни программада шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте каршында эшләүче “Өмет” студиясе балалары, Омскиның 14-нче мәктәбендә шөгыльләнүче “Колибри” төркеме биючеләре чыгыш ясады. “Өмет” төркеме балалары башкарган шигырьле-җырлы күренеш бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр.
Кичәгә килгән ветераннарның кайберләре белән әңгәмә кору мөмкинлеге дә булды. Үзенең хатирәләре белән сугыш ветераны Аетмөхәммәт абый Аетбаев уртаклашты. 1943 елда 17 яшендә үзе теләп фронтка киткән Аетмөхәммәт абый разведка ротасында сугышкан. Ул Жуков ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнгән. Бер разведка вакытында ул берьюлы 13 фашистны әсир иткән.
82 яшьлек Наилә апа Хамзина сугыш вакытында Омски госпитальләренең берсендә санитар булып эшләгән. Анда эшләгән чакларын да, 45-нче елгы җиңү көнен дә ул күз яшьләре белән: “Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде, көндезен госпитальдә эшләдек, кичен мәктәптә укыдык, 8,9,10 сыйныфларда, аннан соң ике курс иститутта укыганда. Җиңү көне иртән көн болытлы иде, сәгать 11-ләрдә кояш чыкты, көн матурланды. Институтта безне декан җыйды һәм сугыш бетте, дип хәбәр итте, чыгардылар институт әләмен, Ленин памятнигы янына, 100 кат “ура” кычкырдылар, кочаклашалар, үбешәләр, чиксез шатлык”,- дип исенә төшерде.
Язмалар Омскиның өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни мөхтәриятләре тарафыннан сугыш һәм тыл ветераннары өчен оештырылган кичә барышында эшләнде. Җиңү көненә багышланган чаралар 9 майдан соң да дәвам итәчәк. Шәһәр мөхтәрияте һәм мөхтәрият каршында эшләүче “Умырзая” фольклор ансамбле бәйрәм чарасын 11 май көнне үткәрәчәк.
XS
SM
MD
LG