Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссель Грузиягә теләктәшлек белдерә, тик артыгына әзер түгел


Грузия президенты Михаил Саакашвили 4 Европа дипломаты белән очрашуда
Грузия президенты Михаил Саакашвили 4 Европа дипломаты белән очрашуда

Тифлискә Словения, Швеция, Польша һәм Литва тышкы эшләр министрлары килде. Бу соңгы көннәрдә Грузиягә Европа Берлегеннән килгән икенче шундый югары төркем.

Әмма Грузия бу сәфәрләрне Абхазия белән Көньяк Осетия тирәсендә Русия белән чыккан каршылыкта Берлекнең Тифлисне ачыктан-ачык яклавы бип сүрәтләргә тырышса да, Берлек вәкилләре Тифлисне бу сәфәрләрдән ул кадәр үк тирән мәгънә эзләмәскә чакыра.

Бер яктан әлеге 4 министрның килүен Грузиянең дипломатик уңышы дип бәяләргә була. Бу сәвәр Русия белән Грузия арасында Абхазия һәм Көньяк Осетиягә бәйле низагның көчәйгән вакытына туры килә. Грузия Русия әлеге ике төбәктә хәрби һәм сәяси эшчәнлеген арттырды, ике ил арасында мөнәсәбәтләр сугыш хәленә якынлашты дип белдерә.

Икенче яктан бу сәфәр Европа Берлегенең яклавы бушка гына булмавын һәм нык чикләнгән булуын күрсәтә.

Шиксез, Берлектәге 27 илнең барысы да Грузиянең территориаль бербөтенлеген яклый һәм Көньяк Осетия белән Абхазия низагларының чишелүен тели. Әмма Грузия чагыштырмача еракта, бик зур булмаган, әлегә сынаулар үтмәгән бер партнер ил. Русия исә Берлекнең иң зур күршесе һәм төп энергия чыганагы. Европа Берлегенең бу каршылыкта теләсә нинди хакка Грузия ягына басачагына беркем дә ышанмый.

Швеция тышкы эшләр министры Карл Билдт сәфәр алдыннан Вильнюста бу сәфәрнең максаты Грузиядә булачак парламент сайлауның халыкара таләпләргә җавап бирергә тиешлеген аңлату гына түгел Грузиянең бербөтенлегенә теләктәшлек белдерү дә диде.

Әмма Билдт Европа Берлеге турында берни дә әйтмәде. 4 министрның берсе дә Берлекне вәкиллек итми, бары тик үз илләрен генә вәкилек итә.

Грузиягә узган атнада килгән төркем исә чыннан да Европа Берлеге исеменнән сөйләште. Әмма анда министрлар юк иде, ул сәфәр сәяси җитәкчеләр дәрәҗәсендә генә иде.

Грузиягә бүген килгән 4 министрдан торган төркемне сәяси күзәтүчеләр Грузияне яклаучылар булудан бигрәк арадашчылар төркеме итеп күрә.
XS
SM
MD
LG