Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:46

"200 елдан соң инкыйраз"га каршы


Татар иҗтимагый үзәгенең элеккеге рәисе Рәшит Ягъфәров.

Татар иҗтимагый үзәгенең элеккеге рәисе Рәшит Ягъфәров.

Гаяз Исхакый язган “Ике йөз елдан соң инкыйраз” фаразы чынга ашмасмы? Инкыйразны кичектерү юлларын эзләп карыйк.

Моңарча без оештырган берничә “түгәрәк өстәл”дә милли яшәеш юллары тикшерелде. Аның ерак авылларда, мәхәлләләрдә генә түгел, зур шәһәрләрдә дә яшәтү, исән калдыру турында сөйләштек. Әйтик, бер түгәрәк өстәлдә татар телен шәһәрдә кулланалармы һәм аны саклар өчен нәрсә эшләргә була дип сорау куйдык. Татар телен саклау өчен дәүләт кирәк, дигән идея да яңгырады.

Икенче түгәрәк өстәлдә “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештыручылар белән берлектә, без ни эшләргә җыенуыбызны
күрсәттек. Нәрсә эшлибез дигән сорау куелды. Ә татар халкы йөз елдан соң да яшәрме? Гаяз Исхакый язып калдырган әдәби әсәрдәге “Ике йөз елдан соң инкыйраз” фаразы чынга ашмасмы? Казандагы милли зыялылар һәм җурналистлар шул инкыйразны кичектерү юлларын эзли.

Түгәрәк өстәлдә катнаша: Татар иҗтимагый үзәгенең элеккеге рәисе, галим, Казандагы Пермь татарлары якташлыгы җитәкчесе Рәшит Ягъфәров; “Үзебез” Яңа буын яшьләр хәрәкәте координаторларының берсе, журналист Рәфис Җәмдихан, ул шулай ук “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештыручы буларак билгеле; Русия Федерациясенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәистәше, шул ук мөхтәрияттә элек төп кеше - рәис булып торган журналист Римзил Вәли.

Амил Нур. Бу атнада Волгоград шәһәрендә сабантуй уза. Милли җыенар сезоны башлана. Шул ук вакытта “Мин татарча сөйләшәм”, Тукай, шигрыять бәйрәмнәре узды – апрель ае милли күтәрелеш белән узды. Киләчәккә бәйле булган милли проектлар тәмамланды һәм бүгенге тормыш, элеккегесе белән бәйле булган сабан туйлары башланып китте. Рәшид әфәнде, бу туйлар татар өчен мөһимме?

Рәшит Ягъфәров. Татар идеясен, татарның милли горурлыгын үстерү өчен ул зур чараларның берсе. Ләкин, татар идеясен шуның белән генә алып барырга мөмкин дип уйларга ярамый, алар шуның өлешләре булып кына торалар. Мин уйлыйм, алда татар милли хәрәкәтенең, гомумән татарларның үзләренең идеясен белә торган ниндидер тәгълимәте булырга тиеш. Менә шушыларны тормышка ашыру өчен чаралар кирәк: дини бәйрәмнәр, башка чаралар. Күптән түгел “Мин татарча сөйләшәм” дигән чара узды, ул Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә уздырыла башлады.

Амил Нур. “Мин татарча сөйләшәм” акциянең төп идеясе нинди?

Рәфис Җәмдихан. “Мин татарча сөйләшәм”дә төп кеше булмасам, аларның берсе буларак, әлбәттә, бу акцияга әйбәт карыйм, чөнки ул кирәк иде. Бүгенге көндә шәһәр шартларында татар теленең престижын заманча PR-технологияләр ярдәмендә бераз күтәрергә.

Милли кыйбла, дәүләтнеке дә кризиста

Римзил Вәли. “Үзебез” үткәргән акция ул “Мин татарча сөйләшәм” дип шәһәрдә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итү, кибетләрдә эшләүчеләргә татарча язмалар яздырту һәм Бауман урамының бер өлешен ярты көнгә булсада татар егетләре кулына эләктереп алу, хакимиятне кулга алу булды. - Шундый бер модерн татар уены, флеш-моб. “Азатлык” радиосы да бу чарага зур игътибар бирде, “галка” куя торган эш булмады бу. Икенчесе, сабан туе – ул күптәннән барган эш.

Әйе, гел генә милли идеология турында әйтүче бар. Рәшәд Сафин “Татар миссиясе” дигән китапны чыгара, Дамир Исхаковның китаплары утыздан арткандыр, Туфан Миңнуллинның кырык битле кодексын конгресста кабул итергә тырыштык бервакыт. Һәркемнең үзенең ниндидер низамнәмәсе бар һәм аңа буйсындырырга тели. Ә милли тормыш кыйбласы, дәүләтнеке дә тирән кризиста дип саныйм. Рәшәд Сафин булса, Дамир Исхаков булса, Фәрид Уразаев булса, сәгатьләр буе сөйләрләр иде, ләкин кыйбла юк, стратегия юк, тактика юк. Әле бүгенге яшәүебез турында реаль мониторинг юк.

Амил Нур. Кем кечкенә генә, тиз генә шул мониторингны ясап ала?

Римзил Вәли. 2005 елның августында “Иттифак” корылтае көймәдә сөйләнгән стенограмманы күтәрик. Анда әйтелгән: “патша империя сафларында дини, милли иреклек һәм үз телендә сөйләшү, үз телен саклау һәм үз булып калу”. Русияда дини тигезлек һәм милли-мәдәни үсеш өчен хакимият белән патшалык һәм халык арасында ниндидер кинәш, тотыш һәм гаделлек булырга тиеш.

Амил Нур. Әйтик, Рәшәд Сафинның үзенчәлеге нәрсәдә?

Римзил Вәли. Рәшәд абый тирән итеп әйтә. Ләкин һәркем үз идеологиясен үзе генә әйтә ала. Фәүзия Бәйрәмовада юк мени кыйбла? Туфан Миңнуллинныкы да юк мени?

Амил Нур. Туфана аганыкы ничек дип атала иде? “Татар кануны”мы?

Рәшит Ягъфәров. Татар халкының әхлаки нигезләре турында язды ул.

Рәфис Җәмдихан. Башка бер “Татар кануны” 1995 елда милли мәҗлеснең бер сессиясендә кабул ителгән иде.

Амил Нур. Иң камиле дип кем юлы күренде?

Рәшит Ягъфәров. Минеке, синеке – камил, дип әйтеп булмый. Разил Вәлиев белән, Туфан Миңнуллин белән без дә кыскача “Татар канун”ны эшләдек.

Римзил Вәли. Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае 1989 елның 17 февралендә, 1988 елның декабрендә (хәзерге Фәннәр Академиясе залында) узды. Барысында да мин катнаштым, аның программасын да, уставын да язганда мин катнаштым.

Амил Нур. Нинди ысул такъдим иттеләр алар?

Римзил Вәли. Мәгарифне, мәктәпне үстерү, дәүләттән ярдәм алу һәм үзаңны көчәйтү.

Мәхәллә бармы ул?

Рәфис Җәмдихан. 1905 елда кабул ителгән “Иттифак” корылтае платформасы да, 1989 елда Иҗтимагый үзәкнеке дә шул идеялы иде. Тик инкыйлабка хәтле идея совет чорында реаль түгел дип ачыкланды, чөнки мөхит беткән. 1989 елдагы платформа дәүләтчелеккә бәйләнгән. Мин үзем, мәсәлән, Илдус Амирхан төзегән “Милли мәҗлес” кабул иткән татар кануны тарафдары, чөнки дәүләтчелек булган, яки булмаган очракта да татарның яшәп калуы һәм үсеш юлларын күрсәткән бер әйбер.

Журналист Рәфис Җәмдихан.

Амил Нур. Төп үзәнчелеге?

Рәфис Җәмдихан. Мәхәллә.

Амил Нур. Хәзер бармы ул?

Рәфис Җәмдихан. Финляндия татарлары ике йөз ел шушы мәхәллә прициплары буенча яшәп яталар.

Римзил Вәли. Нигә соң оештырмыйсыз Татарстанда аны?

Рәфис Җәмдихан. Алар кайбер татар авылларында бар.

Амил Нур. Россияда берничә юкка чыкмый, исерми торган татар авылы бар. “Озерки” – Айбагар, Әләзән авыллары. Аларда бар, бугай?

Рәфис Җәмдихан. Реаль үрнәк – “фин” татарлары. Шул ук милли-мәдәни мөхтәриятнең җирле бүлекчәсе бит ул - мәхәллә. “Автономия” дип игълан итмичә мәхәллә дип игълан иткәннәр, төзегеннәр.

Римзил Вәли. Җәмгыять булып яшәү! Ә менә сез “мәхәллә” дидегез. Ә бу бит - дини сүз.

Амил Нур. Җәмгыять тел янына туплана алмый, ахрысы. Йөз еллык та дәлил юк, татар теле янында тупланып сакланган мәхәллә бармы? Финляндия мәхәлләсе мәчет янында тупланган бит. Әгәр дә зират булмаса, ул кешеләр үлмәсә, тупланырлармы иде мәхәллә янына?

Римзил Вәли. Һәрбер милли җәмгыятьнең дин, мәдәният, әдәбият, гореф-гадәте булырга тиеш.

Амил Нур. Ә әдәбият калдымы? Китап укучысы бармы хәзер?

Рәфис Җәмдихан. Чыккан китапларның ничек укучысы булмасын?

Амил Нур. Алар бит китапханәдә, складта тузан җыеп ята.

Рәфис Җәмдихан. Кем әйтә?

Рәшит Ягъфәров. Халыкны мәхәллә итү бүгенге көндә реаль нәрсә түгел бит. Финляндия татарлары финнәр арасында яшиләр һәм мәхәллә системасында үзләрен саклап килә. Ә татарларның татарлар гына яшәгән җирләре бар бит, ул анда беренче урынга чыга алмый. Дини юнәлештә генә аны мәхәллә дип атарга була.

Амил Нур. Димәк, татар идеясе ике төрле була ала. Берсе – диаспора, читтә фин, венгр, урыс арасында яшәүчегә. Икенчесе татар арасында?

Үз рецептларыгыз

Амил Нур. Үз рецептларыгызга килеп җиттек. Рәшид әфәнде, Римзил әфәнде, Рәфис, сезнең такъдимегез.

Римзил Вәли. Минем рецептым бик гади. Инде егерме елга якын мөстәкыйль Татарстан нигезендә миллиардлар сум академияләргә, югары уку йортларына, мәгълүмат чараларына, нәшриятләргә салынды. Шушы мәсьәләдә зур тәрәкыять сизелмәгәч, бер генә рецепт – алдашмаска кирәк, төтен җибәрмәскә кирәк. Империя вакытында бер тиен дәүләттә булмаган килеш театрлар, мәдрәсәләр булган икән, тел булган икән, хәзер дәүләт ишеп ярдәм иткән вакытта милләттәшләребезнең күбесе үз теләге белән үз-үзенә кул сала рухи яктан.

Дамир Исхаковның бер брошюрасында “бөтен татар төбәкләрендә татар егерме процентка артачак, Башкортостан татарлары кимиячәк” дип әйтелгән. Карыйм, Башкортстанда бетеп бара, а Смоленскида барыбер артачак. Менә, Башкортстанга Татарстанның барып урап чыкканы да юк, көлеп, төзеп тә бирми. Мәдәният үзәге дә төзеп бирми. Башка милләт басым астында яшиләр, ләкин яшиләр бит, бөтен җырчылар Башкортстаннан. Халык үзе ничек тели, шулай яши. Милли сәясәтчелек уеннары, лидерлары, ниндидер оешмалар, конгресслар – бу әле партия комсомолы уеннарына охшап тора.

Нинди милләт бу, үзенең кыйбласын яттан белмәгәч? Безнең “перестройка” вакытында күтәрелеп Татарстан, үзенең Казаны белән, Шәймиевы белән ялтыраганнан соң, татар халкы үзе бәкегә чумды.

Амил Нур. Дамир Исхаков Башкортостан татарлары кайсы елдан соң кими башлый дип әйтте?

Римзил Вәли. Егерме биш елдан соң.

Амил Нур. Ә без 100 елдан соң турында сөйләшәбез. Уфада алар ул вакытта кимү генә түгел, гомумән калырмы? Менә Сезнең дә “Безнең гәҗит”тә шушы татар идеясы турында үз версиягез чыкты.

Римзил Вәли. Конгресс үтеп киткәннән соң мин унбиш тәкъдим бастырып чыгардым. Аларны хәзер кабатлап тормыйм. Intertat.ru сәхифәсендә чыкты. Мин Дәүләт Советына, Президентка, бөтен милли оешмаларга эш бүлешү тәкъдиме керттем. Монысын дәүләт эшли, татар конгрессы монысын эшли, монысын дини җәмгыять эшли, монысын милли җәмгыять эшли, автономия – монысын.

Бөтенесе дә хуплады, федераль канун нигезендә шул тезислар да ята икән. Тик бер кем бер нинди үзара килешү төземи, гамәлгә куелмый, чөнки әгәр дә бу эшне куйсаң, имитацияне туктатырга кирәк. Кем нәрсә өчен эшләгән, нәрсә өчен матди, кайсы яктан административ, башка ресурслар бүләргә кирәк. Һәр кем үз кулында булган ресурсны кулда тотырга тырыша.

Карагыз, күптән түгел, президентыбыз кайтып, наркомания белән көрәш мәсьәләсендә, торак төзү мәсьәләсендә пестон куйды. Эх, мин дидем, шулай татар мәсьәләсендә бер җыелыш үткәрсен иде! Берәр тапкыр шул турыда конкрет җавап күргәнегез бармы?

Рәфис Җәмдихан. Римзил абый кузгаткан темага гына әйтәм. Ике ел узган татар яшьләре форумында шундый резолюция кабул ителгән. Бүгенге көндә татар телле яшьләрнең мәдәниятен күтәрер өчен дискотекалар мөһим роль уйный. Диджейлар курсларын үткәрү дип әйткәннәр иде, аның урынына ел саен йөз илле кешедән торган сабан туй курсларын үткәрәләр, ә шул ук ике елга бер мәртәбә яшьләр буенча бер семинар да үтмәде.

Римзил Вәли. Мин үземнең әйткән фикерләремне дәлил итеп ике материал китерә алам. Интернетка, татар сәхифәләренә ничә татар егете-кызы керә - берсе? Күпме татар яшьләре театрга йөри – икенчесе? Театр тыкрыгына, шигырь бәйрәменә күпме татар студентлары һәм гомумән Казан татарлары килә? Дөньяда бердән-бер татар курчак театрының алтмыш урынлы залына аена бер булган татар спектакленә ничә бала килә.?Шушы сорауларга җавап юк икән, татар идеясы турында сөйләшү мәгънәсез.

Журналист Римзил Вәли.

Исән каласы килә бит

Амил Нур. Вазгыять өметсез кебек тә тоела. Шулай да исән каласы килә бит.Сезнең берәр рецепт бармы, Рәшид әфәнде? Моны махсус сездән сорыйбыз, чөнки сез чит төбәкләрдә күп йөрисез. Пермьнән татарга яшәү рецепты нинди?

Рәшит Ягъфәров. Резолюцияларда, милли-мәдәни концепцияләрдә чагыла татар рецепты. Ләкин Татарстанның төп идеологиясенә бу нык таэсир итте дип әйтеп булмый. Безнең күп кенә реформалар, кабул ителгән кануннар алга таба бармыйлар. Халыкның рухы шул дәрәҗәдә генә. Алга киткән халыкларның рухлары нинди, аларның үсешләре дә шундый дәрәҗәдә. 450 ел буе халкыбыз кол булып, шушы коллылык эченә кереп урнашкан һәм безне нәрсә генә эшләтсәләр дә, битараф кала торган бер гадәтебез бар. Шул хәләттән чыгарга кирәк. Моның өчен Татарстанның милли идеологиясе әйбәт булырга тиеш иде. Ләкин безнең үзебезнең дәүләтебез булмагач, чаралар эзләргә кирәк.

Амил Нур. Ә дәүләтсез кысаларда нинди идея такъдим итә аласыз?

Рәшит Ягъфәров. Нәрсәдер эшли ала икән милләт өчен, аның бөтенесен эшләргә тырышырга кирәк. Россия дәүләте күбрәк юк итү өчен эшли, дип уйлыйм.

Римзил Вәли. Дәүләт булмагач, бер нәрсә дә эшләргә кирәк түгел, дигән сүз. Онытыгыз сез, дәүләт булмаганны. Дәүләт җимерелгән вакытта бүгенге буржуа татар милләте булмаган. Буржуа татар милләте егерменче гасыр башында формалашкан. Өч йөз елдан соң аякка баскач, беткәннәр. Онытыгыз, бармы дәүләт, юкмы. Булган дәүләт ярдәм иткән бит. Милләт үзе тупланырга тиеш.

Рәшит Ягъфәров. Дәүләт юк дип әйтеп булмый, ләкин дәүләт үзебезнеке түгел. Минемчә, зыялылар бу хәлне онытырга тиеш түгел. Халыкның рухын үстерер өчен, күрәсең, галимнәрне җыеп, ниндидер идеологик үзәк ясарга кирәк.

Амил Нур. Моны эшләргә бирерләрме соң сезгә?

Рәшит Ягъфәров. Бирерләр, үзебездән тора бит.

Римзил Вәли. Әллә ничә комиссия төзелде, каядыр инде санаклар куелды, китаплар чыгарылды.

Үзебездән тора

Амил Нур. Һәр берсенең үз идеясы иң яхшысы кебек тоелыр. Һәрберсе үзенә-үзе - даһи.

Рәшит Ягъфәров. Монда чын идеологлар, галимнәр белән эш итергә кирәк.

Рәфис Җәмдихан. Татар моңы, татар мәдәнияте авылда гына дип йөрдек. Ә шәһәрдә татар яшьләре мөхите юк. “Үзебез” хәрәкәте бүгенге көндә беренче чиратта шәһәрдә татар телле яшьләр субкультурасын барлыкка китерү турында хыяллана.

Рәшит Ягъфәров. Идеологик системага таэсир итә алсак, минемчә, алга китеш булыр. Безгә берләшеп гомуми иделогик юл эзләргә кирәк. Аннары күңелгә батырлык та өстәргә кирәк. Шунсыз булмый.

Римзил Вәли. Минемчә, рецепт эзләү сузылыбрак китте. Бер гасыр шушы эшне эзлибез, мин туйдым инде. Идеялардан гына тора безнең эшебез, алар күп һәм алар бар. Минемчә, бүген төп конкрет күрсәткечләр булырга тиеш. Берәү әйтә, үлдек инде, берәү әйтә, шәп кенә киттек. Чыннан да, егерме ел эчендә нинди алга китү? Милли үсешнең конкрет күрсәткечләрен, индикаторларын раслап, гамәлгә кертергә вакыт җитте.

Үлчәмнәрнең иң мөһимнәре –милли үсеш индикаторлары менә шундый була ала:

- туган телдә сөйләшүчеләр, телне өйрәнүчеләр саны, татар мәктәпләренең, сыйныфларының саны, укытучыларның белем дәрәҗәсе, матди хәле;

- милли рухлы балалар үстерүче татар гаиләләренең саны, тормыш шартлары;

- татар тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүчеләр һәм өйрәнүчеләр;

- кибетләрдә татар халкы турында яки татарча китапларның күпме сатылуы, китапханәләрдәге китап фондлары, аларның сыйфаты, даими алучылар саны;

- газета-журналларны алдыручылар, китап сатып алучылар саны, сыйфат структурасы;

- радио-телевидение каналларында татарча тапшыруларны тыңлаучы-караучылар саны, милләтттәшләрнең милли телерадиоканалларга өстенлек бирүе, татар радио-ТВ каналларының (ТНВ-ТЯГ каналының) татарлар укмашып яшәгән төбәкләрдәге рейтингы;

- татар интернет сәхифәләрен даими кулланучылар, электрон хатларны татар телендә язучылар саны (хәзергә мондыйлар бик аз);

- милли спектакльләргә, музыкаль кичәләргә йөрү, милли кичэләр, концертлар, спектакльләр үтә торган заллардагы урыннар саны, аларның тулу коэффициенты;

- театрларның, репертуары, концерт программаларының этномәдәни эчтәлеге;

- үзешчән сәнгатьтә катнашучылар саны, милли тауарлар сатучы кибетләр, милли ашлар әзерләүче ашханәләр ачу яки, гомумән, милли эшкуарлыкта катнашу.

Һәр район, шәһәр, авылда милли кафе, кибет, мәдәният үзәге, клуб булдыру җәмәгатьчелек һәм муниципаль берәмлекләр хөкемендә. Җирле үзидарәнең һәркайсы кечкенә милли дәүләт вазифасын үти ала.

Авылда, районда – муниципаль берәмлектә яшәүче татарлар җитәкчеләрен сайлый, бюджетны туплый һәм кирәгенчә милли ихтыяҗларга сарыф итә ала.

Тәкъдим - милли оешмаларының, үзәкләрнең эшчәнлеген, төбәкләрдәге татарларның милли үзаңын, мәгариф, мәдәниятнең торышын, гореф-гадәтләрнең үтәлүен фәнни нигезләнгән үлчәмнәр буенча бәяләргә, эшне планлаштыру өчен объектив индикаторлар, критерийлар булдырырга, төбәкләрдәге милли вәзгыятьне күзәтү өчен мониторинг һәм социологик тикшерүләр алып барырга.

Амил Нур. Рәхмәт, фикерләргә. Гадиерәк бер юл, ысул, рецепт көткән идем. Теге 350 еллык ач, ялангач, авыр елларда татарны чукындырудан, югалудан гади юл - дингә яки гореф-гадәткә йомылу, кадимчелек саклады, диләр.


Ә атеистлыктан соң, совет төрмәсендәге урыслашудан соң бу заман афәте - глобальләшүдән милләтне ничек сакларга? Сездә татар белән башкортны 200 елдан соң да исән калдыру ысулы бармы? Нинди идеягә өмет белән карыйсыз?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG