Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләрдә ислам дине укытылачакмы?


Мәктәпләрдә православ динен укытуны тагырга тырышу, милли компонентларны бетерү игътибар үзәгендә кала.

Әлегә Башкортстанда православ дине укытылмаса да, аның күп кенә чит төбәкләрдә керүе мәгълүм. Республика җәмәгатьчелегендә ислам динен укытырга кирәклеген хуплаучыларның да фикерләрен еш ишетергә була. Шундыйларның берсе — билгеле җәмәгать эшлеклесе, бик күп методик әсбаплар авторы, 30 ел мәктәптә директор булып эшләгән Вил Казыйханов фикерләре белән бүлеште. Аның сүзләренчә, түбән сыйныфларда әхлак дәресләре укытырга кирәк. Югары сыйныфларда ислам дине, Коръән турында да укытырга була. Казыйханов башта моны республиканың мәгариф министрлыгы түрәләренә аңлатырга тырышачакбыз, ди. Алар өчен хәтта махсус семинарлар да укытырга була дип саный.
XS
SM
MD
LG