Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан Әфганстанның 1 виләятендә телевидениене тыймакчы


Әфганстанда Талибан сугышчылары башкала Кабул янындагы Логар виләятендә телевидениене тыярга тели.

Әфган мәгълүмат министрлыгының югары рәсмие Нәҗип Манелай министрлык һәм иминлек көчләре Талибанның бу гамәленә каршы чаралар күрә диде.

Талибан хакимияте чорында илдә телевидение, музыка һәм кино тыелган иде.

Талибан 2001 елда хакимиттән бәреп төшерелгәннән соң илдә дистәләрчә телевидение һәм радио ачылды.
XS
SM
MD
LG