Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф канунына үзгәрешләр булырмы?


Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Сишәмбе көнне Татарстан дәүләт Шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышы узды.

Монда депутатлар республиканың "Мәгариф турында"гы канунына үзгәрешләр кертү турында" канун өлгесен беренче укылышка әзерләде. Комитет рәисе Разил Вәлиев утырышта күтәрелгән мәсьәлә турында Азатлыкка болай диде:

“Татарстанның “Мәгариф турында”гы канунына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча безгә хөкүмәттән тәкъдим, прокуратурадан протест килгән иде. Бу инде үзебезнең канунны Русия кануннары белән тәңгәлләштерүгә килеп тоташа. Без бу тәкъдимнәрнең шактые белән килештек, әмма иң мөһиме белән килешә алмыйбыз. Ул да булса милли төбәк компонент мәсьәләсе. Русия һәм Татарстан прокуратуралары безгә “Мәгариф турында”гы кануннан милли төбәк компонентын алырга куша. Без моның белән килешә алмыйбыз.

Бүгенге көндә без үзебезнең канун проектын Русия дәүләт Думасына җибәрдек. Без милли региональ компонентны яңадан булдыру турында тәкъдим белән чыгабыз. Һәм бу мәсьәлә буенча бик җитди эш алып барачакбыз. Киләсе атнага без Русия Думасына барып, андагы мәгариф комитетында сөйләшергә, анда үзебездән сайланган депутатлар белән дә күрешеп киңәшергә уйлыйбыз. Һәм башка төбәк депутатлары белән дә очрашырбыз дип уйлыйм.

Шулай ук хөкүмәткә дә барырга уйлыйбыз, чөнки хөкүмәт яңарды. Безгә аларның фикерләрен белү һәм бу мәсьәләне җитди итеп кую артык булмас. Чөнки милли мәгариф системасында милли компонентның юкка чыгуы татар халкына гына түгел, ә Русиядәге бөтен халыкларга да килеп кагылачак. Милләтләрнең киләчәк язмышлары да турыдан – туры шушы канун белән бәйләнәчәк. Әгәр дә без тиешле дәрәҗәдә үзебезнең туган телебезне һәм әдәбиятыбызны укыта алмасак, безнең театрыбыз да, сәнгатебез, матбугатыбыз да бик авыр хәлдә калачак”.
XS
SM
MD
LG