Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья банкы реформа үткәрергә чакыра


Дөнья банкы белгечләре Татарстан җитәкчеләренә үз хисапларын тәкъдим итә
Дөнья банкы белгечләре Татарстан җитәкчеләренә үз хисапларын тәкъдим итә

Дөнья банкы белгечләре Татарстанның югары белем бирү системасы мөмкинлекләрен тикшереп, эшләренең беренче йомгаклары белән таныштырды.

Бу эш Казан шәһәр хакимияте соравы белән башкарылды һәм Казан хакимияте вәкилләре, югары уку йортлары җитәкчеләренә тәкъдим ителде. Утырышта Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов та булды. Ул Татарстан өчен белгечләр эзерләүне яклап килгән җитәкчеләрнең берсе. Дөнья банкы белгечләре Татарстанның югары мәктәпләре системасына бәя биргәндә йошмаграк сүзләр сайласа, Татарстан җитәкчелеге исә бу өлкәдәге хәлләрне кризиска якын, дип атады.
Җыелышны башлаганда, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин, бу безнең вәкаләт булмаса да, без бу тикшеренүгә заказ биргән иде, дип әйтте. Бу эш республикада югары белем бирү системасында көтелә торган үзгәртеп корулар кысаларында бара. Дөнья банкы белгечләренең тикшеренү нәтиҗәләре белән Татарстанның мәгариф, икътисад һәм мәшгүльлек министрлары, югары уку йортлары җитәкчеләре да танышырга килде.
Дөнья банкы белгечләре төркеменә Америка югары уку йортлары, Русия югары фән белгечләре, кадрлар эзерләү фондлары галимнәре дә кергән булган. Берничә ай дәвамында шушы төркем Казандагы 20ләп югары уку йортлары җитәкчелеге, укытучылары, студентлары арасында сораштыру үткәргән, хезмәт базарын өйрәнгән.
Тикшеренүнең максаты - Татарстандагы югары уку йортларының ролен ничек үстерергә, аларны ничек көндәшлеккә сәләтле итәргә.
Белгечләр Татарстандагы югары уку йортлары шул хәтле күп ки, монда аларның үстерү өчен урын калмаган, аларның саны мөмкин булган чиккә җиткән инде, дип белдерде.
Казандагы студентларның күбесе акча түләп белем ала, ягъни түләүле бүлекләрдә яки коммерцияле уку йортларында укый. Казанда диплом алу, Самара һәм Түбән Новгород белән чагыштырганда кыйбатракка төшә икән.
Казан югары мәктәбенә яңа сулыш, яңа кан кирәк, чит төбәкләр, чит илләр белән аралашу кирәк, дип әйтте белгечләр. Казан югары йортларында укучытучылар гомер буе эшли, аларның фәнни эшләренең күбесе Казанда гына басыла. Бу фәнни җәмәгатьчелекнең үз казанында гына кайнавына китерә ала, диде алар.
Яңа заман шарталарында, югары уку йортларында көндәшлек арта. Студентлар саны кими, дәүләт акчалары беренче чиратта иң алдынгы югары уку йортларына эләгәчәк, дип әйтелде утырышта.
Русиядәге иң дәрәҗәле уку йортлары исемелегендә Казанның югары мәктәпләре әйдәп баручылардан саналса да, халыкара исемлекләрдә алар юк. Берсенә Казан дәүләт университеты гына эләккән һәм анда да 528 урынны гына ала алган.
Студентлар үзләре дә, сораштырулар вакытында югары уку йортларында белем алу заманчарак итеп оштырылсын иде, чит телләрне өйрәнү яхшырсын иде дигән теләкләр әйткән.
Дөнья банкы белгечләре исеменнән җыелышта чыгыш ясаган галим Исаак Фрумин, Казандагы югары уку йортларына ике баскычлы белем бирү системасына тизрәк күчәргә, искергән белгечлекләргә укытуны кыскатырга, базарда үз урынын табырга, башка югары уку йорлары белән аралашырга чакырды.
Татарстанның фән һәм мәгариф министры Наил Вәлиев, дөнья банкы белгечләре ясаган йомгаклар белән килеште. Алай гына да түгел, хәлләрне кризиска якын дип бәяләде.
Югары мәктәпләрдә кирәгеннән дүрт тапкыр күбрәк белгеч әзерләнә, Татарстан икътисадына инжинерлар, техник белгечләр җитми, дип аңлатты ул.
Мәгариф министры Наил Вәлиев, шулай ук, 5 югары уку йорты нигезендә, бер зур техник универстет төзү мөмкинлеге хакында белдерде.
Ләкин югары уку йортлары системасын үзгәртеп коруның беренче нәтиҗәләрен кайчан күреп була дигән сорауга, Казан дәүләт университеты ректоры Мәкъзүм Сәләхов җавап бирергә тырышты.
Югары мәктәп бик консерватив өлкә, хәзер кертелгән үзгәрешләр 5 елдан соң гына күренә башларга мөмкин, дип белдерде ул.
Әмма Татарстан җитәкчелеге бу мәсьәләдә эшне кызу тотмакчы, Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр башлыгы Илсур Метшин, белгечләр керткән тәкъдимнәрне тормышка ашыру яклы чыгышлар ясады. 12 майда ясалган хисап, дөнья банкы белгечләренең беренче нәтиҗәләре генә булса, алга таба тикшеренүнең 2-нче һәм 3-нче өлешеләре әзерләнүе һәм планның тормышка ашырылуы көтелә.
Җыелыштан соң, Казан Дәүләт Һуманитар Педагогика Университеты ректоры Радиф Җәмәлетдиновтан, милли белем бирү системасының киләчәге турында кызыксындык.
Үзгәртеп корулар вакытында, татар теле укытучылары, татар теле һәм әдәбияты белгечләре кирәксезгә чыкмасмы, ике баскычлы белем бирүгә күчү барышында милли үзенчәлекләр бетерелмәсме, дип сорадык. Рәдиф Җәмәлетдинов, яңа белем бирү системаларында милли үзенчәлекләргә дә урын табылыр, дип ышындырды.
XS
SM
MD
LG