Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия фиркаләре хөкүмәт төзү сөйләшүләренә әзерләнә


Сербия сәяси фиркаләре коалицион хөкүмәт төзү сөйләшүләренә әзерләнә.

Якшәмбе көнне үткән парламент сайлауда президент Борис Тадичның Көнбатышка йөз тотучы коалициясе милләтче көчләрне шактый артта калдырса да үзләре генә парламетта хөкүмәт төзү өчен зарур булган күпчелеккә ия була алмады.

Тадич Сербия халкы илнең Европа Берлегенә кушылуы өчен тавыш бирде диде.

Күзәтүчеләр әйтүенчә, аңа хакимият коалициясе төзү шактый кыен булачак.

Сайлауда икенче булып килгән үтә милләтче Радикал фирка исә үз беректәшләре белән хакимият коалициясе төзи алачагын белдерде. Сөйләшүләр 3 айга кадәр сузылырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG