Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:37

Сербиядә 11 майда үткән парламент сайлавы, беренче карашка, Балканда үз тәэсирен көчәйтергә тырышучы Русия өчен җиңелү булып күренергә мөмкин. Әмма сәяси күзәтүчеләр әйтүенчә, сайлауда Көнбатыш яклы фиркәләр җиңсә дә, Мәскәүнең позициясе көчле булып кала.

Көнбатыш дәүләтләре Европага йөз тотучы фиркәләрне җиңү белән коталарга ашыкканда, Сербиядәге парламент сайлауларына Мәскәүнең беренче реакциясе тыныч булды. Президент Борис Тадичның демократик партиясе 250 урынга исәпләнгән Сербия парламентында 102 урынны ала. Ә аның төп көндәше - Мәскәүгә йөз тотучы үтә милләтче Томислав Николичның радикал фиркәсе парламентта 77 тавышка ия.

Русия федерация шурасының халыкара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Михаил Маргелов ИТАР-ТАСС хәбәр агентлыгына белдерүенчә, сайлау нәтиҗәләре Сербия җәмгыятенең бердәм булмавын күрсәтте һәм алдагы тәррәкыйятьне фаразларга әле иртәрәк.

Күпләр Русия Тадич белән килешә алачак, ә көтелмәгән адымнар ясарга мөмкин Николич Мәскәүгә тугрылыклы булуына карамастан, аңа кыенлыклар чыгарырга мөмкин дигән фикердә тора.

“Николич Мәскәүгә теләктәшлек күрсәтәчәк. Әмма ул алып барган сәясәт нәтиҗәләре Мәскәүнең имиджын яхшыртуны һәм аның икътисадны алга җибәрүне тоткарлар иде. Шуңа күрә, әгәр Тадич Балканда Русия сәясәте һәм икътисады үсешенә теләктәшлек белдерсә, Мәскәү аның кайбер якларына күз йомарга да әзер”, ди Мәскәүдәге “Heritage Foundation” аналитик үзәге җитәкчесе Евгений Волк.

Чыннан да Тадич Косовоның бәйсезлегенә каршы чыга һәм күптән түгел Русия белән энергетика өлкәсенә караган зур гына килешү имзалады. Сербия нефть ширкәте хиссәләренең күпчелеге “Газпром”ның бүлекчәсе – “Газпромнефть”кә сатылды.

Тадичка сайлауда җиңеп чыгуына карамастан, хөкүмәт төзү өчен 24 тавыш җитми. Һәм ул парламенттагы башка партияләр белән коалиция төзәргә мәҗбүр булачак. Хакимияттән китүче премьер министр Воислав Коштуницаның Сербия демократик партиясе сайлауда өченче булып килде һәм 30 урын алды. 4нче урындагы социалистлар 20 тавышка ия. Көнбатышка йөз тотучы либерал-демократлар 14 тавыш ала. Милли азчылыкларын вәкиллек итүче кайбер кечкенәрәк фиркәләр дә парламентка узды. Сәяси аналитик Сергей Романенко бу кадәр партияләр белән төрле юнәлештәге коалицияләр төзү мөмкинлеге бар, ди.

“Сербиянең сәяси системасы гынә түгел, Сербия җәмгыяте тә төрлегә бүленгән. Шуңа күрә хөкүмәт төзегәндә авыр һәм озак вакытлы сөйләшүләр булыр дип көтелә. Бары тик Тадич демократлары һәм Серб радикал фиркәсенең бер хөкүмәткә керүен мөмкин түгел дип саныйм. Ә калганында төрле юнәлешләр булуы ихтимал”, ди Романенко.

Бу вәзгыять Мәскәү өчен отышлы була ала. Чөнки элекке Сербия диктаторы Слободан Милошевичның социалистлар партиясе дә, Коштуницаның Сербия демократик фиркасе дә Русиягә таба карый.

“Хәзер коалиция оештырганда, Тадич шактый авыр хәлдә кала. Чөнки ул үзе генә хөкүмәт төзи алмый. Һәм бу очракта әзме-күпме Русия белән бәйле булган фиркәләр, бу беренче чиратта социалистлар, Тадич белән коалиция төзергә ризалашырга мөмкиннәр. Ә бу Русиянең Тадичка тәэсир итә алачагына китерә”, дигән фикердә тора Евгений Волк.

XS
SM
MD
LG