Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Иранга иминлек гараниясе бирергә чакыра


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Иран белән аның уран баету эшен туктату турында сөйләшүләр алып баручы 6 ил Тәһранга иминлек гарантияләре бирә алыр иде дип белдерде.

Лавров бу гарантияләр һәм Якын Көнчыгыш сөйләшүләрендә Тәһранга күбрәк сүз бирү атом-төш каршылыгын чишәргә ярдам итәчәк диде.

Иран белән атом сөйләшүләрендә БМОның 5 даими әгъзасы АКШ, Британия, Франция, Кытай, Русия һәм алар белән бергә Германия дә катнаша.

Лавров бүген Екатеринбурда Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмаер белән очрашты.
XS
SM
MD
LG