Accessibility links

Кытайда зилзилә корбаннары саны нык арта


Кытайның Сычуан өлкәсендә булган көчле җир тетрәү корбаннары саны кисәк артып китте. Коткаручылар тулысынча җимерелгән шәһәрләр тапты.

Үлгәннәр турында яңа мәгълуматлар килә тора. Аларның саны инде 20 меңгә якынлашты. Дәүләт киңкүләм мәгълумат чаралары кечкенә Йиңсиу шәһәрендә генә дә кимендә 7700 кеше үлгән дип белдерә.

Мианьяң, Байчуан, Деяң, Уенчуан һәм өлкә башкаласы Чеңду да иң күп зыян күргән шәһәрләр.

Хакимиятләр меңнәрчә хәрбине эзләү-коткару, исән калганнарга ярдам итү эшенә җибәрде.

7.9 Рихтер көчендәге җир тетрәү соңгы 30 елдан артык вакыт эчендә иң күп корбаннар китергән җир тетрәү булды.
XS
SM
MD
LG