Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:23

Иран дөнья проблемаларын чишүгә үз тәкъдимнәрен җиткерде


Иранның рәсми киңкүләм мәгълумат чаралары хәбәр итүенчә, Тәһран БМО генераль секретаре Пан Ги-мунга һәм Европа Берлегенә халыкара иминлек мәсьәләләрен чишү турында үз тәкъдимнәрен тапшырган.

Иранның Европа Берлегендәге илчесе бу тәкъдимнәр Тәһранның атом программасы мәсьәләсен чишүгә аерым кагылмый диде.

Әлеге тәкъдимнәр шулай ук Русия белән Кытайга һәм Иранда АКШ мәнфәгатләрен вәкиллек итүче Швецариягә дә тапшырыла.

XS
SM
MD
LG