Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:51

Буш Русиягә яңа илче җибәрергә тели


АКШ президенты Джордж Буш Русиягә илче итеп Джон Бейрлины тәкъдим итте.

Бу тәкъдимне хәзер АКШ сенаты расларга тиеш. Бейрли әлегә Болгарстандагы АКШ илчесе булып эшли. Аңарчы ул Мәскәүдә илче урынбасары булды.

Элегрәк Бейрли Чехиядәге АКШ илчелегендә сәяси һәм икътисадый мәсьәләләр консулы булган иде.

Бейрлины Русиягә җибәрү тәкъдиме Буш дүшәмбе көнне Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин белән сөйләшкәннән соң игълан ителде.

XS
SM
MD
LG