Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согудләр Иранга Либандагы вәзгыяткә бәйле кисәтү ясады


Согуд Гарәбстаны Иранга Либандагы вәзгыяткә бәйле кисәтү ясады.

Тышкы эшләр министры Согуд Файзал Иранны Либанда Согудләр һәм АКШ яклаган хөкүмәткә каршы Хизбулла фетнәсен хуплауда гаепләде.

Согуд тышкы эшләр министры Иранның Хизбулланы яклавы Тәһранның гарәп илләре белән мөнәсәбәтләренә тәэсир итәчәк диде.

Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат Иран Либандагы хәлләргә берничек тә тыкшынмый дип бу гаепләүне кире какты һәм шыгый Хизбулла белән илдә сөнниләр җитәкчелегендәге хөкүмәт арасында барган бәрелешләр өчен АКШ белән Израилне гаепләде.
XS
SM
MD
LG