Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО илләре Интернет һөҗүмнәренә каршы үзәк төзи


НАТОның 7 иле Интернет аша һөҗүмнәргә каршы тору өчен тикшеренүләр үзәге оештыру турында килеште.

Ул үзәк Эстониядә урнашачак. Былтыр Эстония белән Русия арасындагы каршылыктан соң Эстониягә Интернет аша моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә һөҗүмнәр булган иде.

Күп кенә эстоннар бу һөҗүмнәр артында Мәскәү кирмәне тора дип исәпли. Әмма Мәскәү үз катнашлыгы булуын кире какты.

Естония, Латвия, Литва, Германия, Италия, Испания һәм Словакия тарафыннан төзелүче бу үзәк рәсми рәвештә киләсе елда ачылачак.
XS
SM
MD
LG