Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Универсиадага 70% әзер


2013 елгы Универсиада билгесе
2013 елгы Универсиада билгесе

2013 елгы Универсиаданы үткәрү дан белән бер рәттән, башкала халкының тормышын да яхшы якка үзгәртергә мөмкин.

Ә 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукы Казанга эләгерме юкмы, якын көннәрдә хәл ителергә тиеш. Тавыш бирү 31нче майда булачак. Ә аңарчы Казанда FISU, Универсиаданы үткәрү мәсьәләсен хәл итүче федерация вәкилләренең килүен көтәләр.
Казанда Универсиада ярышларын үткәрер өчен кирәкле спорт корылмаларының 70% әзер инде. Бу хакта спорт өчен җаваплы чиновниклар белдерә. Бу көннәрдә спорт министры Марат Бариев Универсиаданың бюджеты турындагы мәгълүматларны ачып салды.
2013 елгы бөтен дөнья студентлар спорт уеннарын оештыру 604 миллион еврога төшәргә мөмкин, диде министр Марат Бариев.
Шушы акчаларга Универсиада авылын, спорт корылмаларын, Теннис Академиясен, Су спорты сарае, Көнчыгыш көрәшләре сараен төзү күз алдында тотыла.
Шуның белән бергә, спортчылар өчен 300 мең квадрат метр торак төзеп бирергә вәгъдә итәләр, медицина үзәге, өч мең кешелек туклану урыннары да барлыкка киләчәк икән.
2013 елгы Универсиада өчен көрәштә Казан җиңсә, республика бюджетыннан 61 миллион евро, шәһәрнекеннән 50 миллион евро акча бүлеп бирергә вәгъдә итәләр, калган акчаны федераль бюджеттан һәм башка чыганаклардан алырга җыеналар.
FISU ның бәя бирү комиссиясе 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукы өчен дәгъвә иткән нәмзәт шәһәрләрне карап йөргән.
Шушы атна ахырында FISU вәкилләрен Казанда көтәләр. Алар башта Мәскәүгә килә, анда федерация вәкилләре Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашырга тиеш. Казанда аларны Татарстан президенты Минтимер Шәймиев кабул итәр дип көтелә.
FISU вәкиллчелеген федерациянең рәисе урынбасары, Швецария вәкилле Стефан Берг җитәкли, аның белән бергә шулай ук Сербия, Греция, Япония, Төркия һәм башка ил вәкилләре дә килә.
Алар Казанның спорт корылмаларын карап чыгачак һәм яңа стадионга нигез ташын салуда катнашачак.
31нче майда Бруссельдә тавыш бирү ничек булуына карамастан, Казанның Киров районында яңа стадион төзеләчәк, дип ышандыра хакимиятләр. Шуның белән бергә, Казан һава аланын төзекләндерү дә шулай ук теләсә кайсы очракта булыр, ди җитәкчелек.
FISU спорт федерациясенең бәя бирү комиссиясе, 2011нче елгы Универсиада өчен көрәш барганда да, килеп киткән иде. Ул вакытта да алар уңай тәэсирләр алып китте, әмма Казанда күрсәтелгән игътибар һәм Русия югары җитәкчелегенең теләктәшлеге дә ярдәм итмәде.
Белгәнегезчә, ул вакытта ярышта Кытай шәһәре җиңде.
Бу юлы да Татарстан җитәкчелеге җиңүгә ышанып яши. Зур түрәләр белән бергә, Казанлыларның бер өлеше дә Универсиаданы кабул итәргә тели.
Универсиада Казанның урамнарының, һава аланы һәм стадионнары төзекләндерелүе белән бергә, кайбер Казан кешеләрен яңа тораклы итәргә мөмкин. 2011ны елгы Универсиадага дәгъва иткәндә, Казан янында авылларда яшәүчеләр шәһәр хакимиятләреннән яңа торак өмет итте.
Чөнки аларның йортлары Универсиада корылмалары төзеләчәк урыннарга туры килгән иде. Хәзер дә алар Казанның Универсиада өчен көрәштә җиңүенә бик өметләнә.
XS
SM
MD
LG