Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:15

Чаллыда милли иншаларга йомгак ясалды


Чаллы ТИҮе узган ел “Туган ягым - Татарстан” дигән исем астында укучылар арасында бәйге игьлан иткән иде, бәйгегә нәтиҗә ясалды.

Чаллы ТИҮе узган ел “Туган ягым - Татарстан” дигән исем астында укучылар арасында бәйге игьлан иткән иде. ТИҮ җитәкчеләре күп вакыт мәхкәмә юлында йөрсәләр дә, балалар бәйгесенә лаеклы рәвештә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләү чарасын үткәрде.
Бәйгенең жюри комиссиясе рәисе Г.Җәләлетдинов әйтүенчә, Чаллы ТИҮнең быелгы бәйгесенә Татарстанның 13 район һәм шәһәреннән 114 инша килгән. Тукай, Сарман, Мөслим районнары, Чаллы һәм Әгерҗе шәһәрләре укучылары аеруча актив булган. Бәйге тәртибе буенча, укучылар 3 төркемгә бүленгән. 1, 2, 3 урыннар билгеләнә.
7 сыйныфлар арасында Чаллы кадетлар мәктәбе укучысы Марсель Йосыпов 1 урынны ала. 9 сыйныфтан беренчелек Тукай районы Теләнче Тамак мәктәбеннән Инзилә Минһаҗовага бирелә. 10-11 сыйныф укучылары арасыннан Сарман районы Саклаубаш мәктәбеннән Ильяс Фарукшин җиңүче була. Аларның һәрберсенә мең сум акча бирелә.
Икенче урындагыларга 700 сум, өченче булганнарга 500 сум тапшырыла. Моннан тыш, укучыларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга кыйммәтле бүләкләр әзерләгәннәр. Тагын 2 укучыга Мактау кәгазе бирелә. “Туган ягым – Татарстан” бәйгесенең бүләкләү өлешендә республикадан җыелган укытучылар шушы чара турында үз фикерләрен әйттеләр. Сарман гимназиясе укытучысы Алсу Салихова чыгышы:
“Акыллы бала- милләт хәзинәсе. Бу бәйге сәләтле балаларны табарга, үстерергә ярдәм итә. Мондый бәйгене оештыру бик ошады. Алга таба да бу бәйге дәвам итсә, теләп катнашыр идек.”
Чаллының ветеран укытучысы Сания Сабитова ТИҮ тирәсендә барган мәхкәмә эшләренә борчыла. Бәйгене “Туган ягым – Татарстан” дип түгел, “Туган илем – Татарстан” дип үткәрергә тәкъдим итте.
Алабуганың 8-нче мәктәп укытучысы Хашия Төхбәтуллина Чаллы ТИҮе милләт балалары өчен зур эш башкара дип саный:
Чаллыда чыгучы “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире Нәсимә Садыйкова ТИҮ бәйгесе хакында белдерүне 1-биткә бастырган. Моның өчен Казандагы җитәкчеләрдән кисәтү алган. Хәзерге вакытта Н.Садыйкова “Туган ягым – Татарстан” бәйгесендә җиңүчеләрнең язмаларын шушы газетада бастырып чыгару хәстәрен күрә.
Чаллы ТИҮе Татарстан, Башкортостан, Удмуртияда бәйге үткәрергә җыена.

XS
SM
MD
LG