Accessibility links

БМО һуманитар мәсьәләләр координаторы Мьянмарга бара


БМО генераль секретаре Пан Ги-мун Мьянмардагы хәрби җитәкчелекне Наргиз туфаныннан зарар күргән илгә читтән ярдам хезмәткәрләрен кертүгә күндерер өчен БМО һуманитар мәсьәләләр координаторы Джон Һолмсны Мьянмарга җибәрүен белдерде.

Элегрәк Һолмс 2 майда булган ул көчле давылдан миллион алты йөздән алып ике ярым миллонга кадәр кеше зур зарар күрде дип белдергән иде.

Халыкара җәмәгатчелек авыр хәлдә калганнарга ярдам таратырга чит ил ярдам хезмәткәрләрен илгә кертү өчен Мьянмарның хәрби җитәкчелегенә басым ясап килә.
XS
SM
MD
LG