Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайдагы зилзилә корбаннары 19 500-дән артты


Кытайның рәсми киңкүләм мәгълумат чаралары Сычуан өлкәсендә булган җир тетрәү корбаннары саны 19 ярым меңнән артып китте дип хәбәр итә.

Бу хәбәрләр зилзилә булган урыннардагы хакимиятләр биргән мәгълуматларга таяна.

Чәршәмбе көнне хөкүмәт үлгәннәр санының 15 меңгә якынлашуын хәбәр иткән иде. Кытай дәүләт телевидениесе хөкүмәт бүген корбаннар саны 50 меңгә җитәргә мөмкин дип белдерде диде.

Кытай премьер-министры Вен Җиабао җир тетрәүдән җимерелгән урыннарга ярдамгә өстәмә боралаклар һәм меңнәрчә өстәмә хәрби җибәрде.

Дүшәмбе көнне булган 7.9 Рихтер көчендәге тетрәү 10 миллионлап кешегә турыдан-туры тәэсир иткән.

Рәсмиләр әйтүенчә, 27 меңләп кеше хәрабәләр астында калган яки югалган санала.
XS
SM
MD
LG