Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:34

Самар өлкә Похвистневосында “Туган тел” җәмгыяте


Җәмгыятьнең 9 кешедән торган Шурасы җирле эшкуар, хәләл ризыклар җитештерүче Расих әфәнде Латыйповны рәис итеп сайлап куйды.

Самар өлкәсендә Самар, Сызран, Тольятти шәһәрләрендә, Шентала авылында татар милли оешмалары эшләп килә, әле генә тагын бер куанычлы күренеш булды. Өлкәнең Подбельск шәһәрендә Похвистнево районына кергән татарларның “Туган тел” җәмгыяте оештырылды. Шәһәрнең мәдәният сараена Гали, Мәчәләй, Яңа Мансур авылларыннан һәм Подбельск шәһәреннән вәкилләр килгәннәр иде. Җәмгыятьнең 9 кешедән торган Шурасы һәм рәисе итеп җирле эшкуар, хәләл ризыклар җитештерүче Расих әфәнде Латыпов сайлап куелды. Расих Латыпов “Туган тел” җәмгыяте рәисе буларак беренче әңгәмәсен “Азатлык” радиосына бирде:

-Нинди зур җаваплылык алганыгызны аңлап бетерәсезме?

-Аңлыйм. Мин бу турыда күп уйладым. Бу эшне кемдер башларга тиеш. Кешеләр ышаныч белдерделәр.

-Гали авылы бәхетле. Халык эшле. Мәктәп тулы балалар. Ә менә Мәчәләй авылы мескен хәлдә. Мәктәптә 40 укучы, быел 1-нче сыйныфка 5 бала киләчәк, аннан соң чиратта өч бала. Ничек Мәчәләйне аякка бастырырга?

-Бу турыда уйланырга кирәк. Авылда производство кирәк.

-Мәчәләй байларында авылпәрвәрлек хисләрен уята аласыңмы?

-Мәчәләй байлары бүген Самарга китәләр. Ә менә Яңа Мансурда үз авылына хезмәт итәрлек егетләр бар әле. Башка татар авыллары Галидән үрнәк алырга тиешләр.

Подбельск шәһәрендә “Туган тел” җәмгыятен оештыруда район администрациясе вәкиле Валентина ханым Шелкаева да катнашты. Мин аңа: “Сез Похвистнево районында күпме яшисез һәм мондагы татарларны беләсезме?”- дигән соравыма Валентина Шелкаева болай диде:

-Очень хорошо знаю татар. Мне этот народ очень симпатичен, очень трудолюбивый народ. Похвистнево районында 41 ел торам, шуның соңгы 4 елын администрациясендә эшлим. Татарларны яхшы беләм, татарлар бик булдыклы, уңган халык. Похвистнево районында 8 татар авылы бар, һәр авылның үз йөзе бар. Гали авылында эшмәкәрлек көчле булса, Мәчәләйдә гореф-гадәтләр көчле сакланган, Яңа Мансур татарларында җаваплылык көчле.

-Сәяси кампанияләрдә, сайлауларда вакытында татарлар ничек катнаша?
-Татарские сёла проявляли себя в лучшей степени. Это очень дружный народ, явка за 95 %. Ә менә чуаш, мукшы, русларның тик 60%-ы гына тавыш бирергә киләләр.

-Сүзен түгәрәкләп Похвистнево районы администрациясе башлыгы Валентина Шелкаева болай диде: “Районда “Туган тел” җәмгыяте оешуы – каунычлы күренеш һәм моңа мин шатмын.”

XS
SM
MD
LG