Accessibility links

АКШ Русиягә өметле илчесен җибәрә


АКШ Мәскәүгә үзенең иң тәҗрибәле илчеләренең берсен Джон Баерлине җибәрергә тели. Русча мөкәммәл белгән бу дипломат Мәскәүдә инде салкын сугыш заманында да эшләгән.


АКШның Русиядәге элекке илчесе Вилльям Бернс дәүләт секретаренең сәяси мәсәләрдәге урынбасары итеп билгеләнде. Әгәр дә Сенат хупласа Мәскәүгә яңа илче булып Джон Баерли киләчәк.

Баерлига 53 яшь, үзенең сәяси карьерасын ул 1983 елда башлаган. Аның вазыйфаларының берсе ул чакта – АКШ комиссиясе вәкиле буларак Совет хакимиятләре белән гадәти коралларны киметү турында сөйләшү булган.

Соңырак ул Мәскәүдәге американ миссиясе башлыгы урынбасары, аннан соң исә Чехия башкаласы Прагада АКШ илчелегендә сәяси һәм икътисади эшләр киңәшчесе булып эшләгән. Хәзергә кадәр ул Болгарстанда илче булып торды.

Джон Баерли болгар телен дә, рус телен дә мөкәммәл белә. Яңа илче буласы бу дипломатның элекке Советлар Берлеге белән элемтә тарихы күптәннән килә. Аның әтисее, Джосеф Баерли икенче дөнья сугышы вакытында АКШ һәм Совет көчләре ягында сугышкан. Франциядә ул әсирлеккә төшкән һәм 1945 елда әсирлектән котылып Совет гаскәрләре белән бергә Берлинга барып җиткән.

Каты яраланып Джосеф Баерли хастаханәгә эләккән, аның янына Маршал Георгий Жуков та килгән булган. Американ гаскәриенең язмышы турында ишетеп Жуков соңырак аңа документлар ясарга булышкан һәм Мәскәүдәге АКШ илчелегенә озаткан. Джосеф Баерли 1994 елда АКШ һәм Русия президентлары Билл Клинтон һәм Борис Ельциннан медаль алган. 10 ел соңырак, 2004 елда Джосеф Баерли вафат булган.

Аның улы, Джон Баерли исә Мәскәүгә билгеләнүе ике ил арасында катлаулы чорга туры килде. Аның беренче тапкыр Советлар Берлегенә килүе дә – 1983 елда мөнәсәбәтләрнең салкын чорына туры килгән иде. Вашингтонда аны күпләр Русия-АКШ хезмәттәшлегенең тере мисалы итеп күрә.

Алай да Русия белгечләре яңа илче артык йомшак булыр дип көтми. 2001 елда Конгрессның Һелсинки Комиссиясе алдында чыгыш ясап, Джон Баерли, Русиянең "идарә ителгән демократиясен" кискен тәнкыйткә тоткан иде.

XS
SM
MD
LG