Accessibility links

Кайнар хәбәр

2010 ел җанисәбe өчен милләт исемлеге әзерләнә


Валерий Кандилов
Валерий Кандилов

2010 елгы халык санын алуга әзерлек башланды. Бу юлы кешегә өч төрле милләтне сайлау тәкъдим ителергә мөмкин.

Бүген Татарстандагы статистика, миграция, юстиция, төзелеш оешмалары вәкилләре матбугат очрашуын үткәреп, 2010 елгы халык санын алуга барган әзерлек турында сөйләде. Статистика комитеты вәкилләре, үткән җанисәп вакытында хаталар барлыгын таныды һәм алга таба милләтне билгеләүне башкача алып барырга вәгъдә итте.
Русия Дәүләт Статистка федерал хезмәтенең Татарстан бүлеге башлыгы Валерий Кандилов, киләсе халык санын алу турында әйткәндә, безнең тәкъдимнәрне исәпкә алганнар, дип белдерде. Белгәнегезчә, үткән җанисәп вакытында, татар милләте берничә төркемгә бүленеп күрсәтелде. Татар, керәшен, себер татарлары, типтәр, мишәр төркемнәре аерым милләтләргә аерылды.
Бу милләтләр исемлеге тирәсендә кайнар бәхәсләр чыкты. Татарстанда һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә, бүлгәләүгә каршылык белдерелде, республиканың иң югары җитәкчелеге катнашлыгында “Татар милләтен бүлгәләмәгез, без бердәм халык!” дигән кампания барды.
Бу юлы ничек булыр, дигән сорауга Татарстанның баш исәпчесе Валерий Кандилов җавап бирергә тырышты. Милли республикаларның моң-зарларын ишеткәннәр, хәзер кешегә бер юлы 3 милләтне сайларга мөмкинлек бирелә һәм туган тел турындагы сорау башкача куелачак, дип сөйләде Валерий Кандилов.
“Туган тел турындагы сорау хәзер болай куела : бала чакта өйрәнгән беренче телегез? Минемчә, бу күпкә җайлырак сорау. Бу безнең статистика хезмәтләренең әзерлексезлегебез булган күрәсең, төп сораулар исемлегендә туган тел турындагы сорау булмады, ә исәп алучыга сорауны бирергә киңәш ителде. Кызганычка, мондый аңлашылмаучанлык та булды. Без хаталарыбызны таныйбыз. Бу юлы бу мәсьәләгә җитдирәк карарбыз”, диде ул.
Азатлык” радиосы хәбәрчесе, федераль статистика комитетының Татарстан бүлеге башлыгы Валерий Кандиловтан милләтне билгеләү тәртибе турында тәфсилләррәк сөйләргә үтенде. Баш исәпче “милләтләр исемлеге әле төгаенләнә, дип җаваплады.
“Минемчә, кешегә үзбилгеләнү, үзен ничек тели, шулай күрсәтү хокукын бирергә кирәк. Монда кешегә бер юлы 3 төрле милләтне сайларга рөхсәт ителә, бәлкем бу яхшыдыр да. Әмма аны ничек исәпләргә? Беренче итеп кеше үзен урыс, аннан татар дип яздыра ди, аннан тагын бер милләтне сайлый ди. Минемчә, монда фәлән- фәлән кеше үзләрен ике милләттле итеп саный дип, исәпкә алырга кирәк”, диде Валерий Кандилов.
Аның әйтүенә караганда, милләтләр исемлеге мәсәләсендә сөйләшүләр, бәхәсләр әле дәвам итәчәк. Милләтләр исемлеген төзү белән, 2002 елдагы халык санын алу вакытындагы кебек үк, Валерий Тишков җитәкчелегендәге фәнни институт шөгелләнә.
Алда әле күп санлы җыелышлар булачак, бу мәсәлә хакында карашыбызны җиткерербез әле, диде Татарстанның баш исәпчесе.
Быел Русиянең берничә төбәгендә җанисәп сынау рәвешендә үтәчәк. Анда кулланыла торган сорау алу исемлеге инде расланган. Анда милләт сорауы ничек куелуы турында, әле билгеле түгел. Үткән җан исәп белән чагыштырганда, киләсесендә яшәү шартлары турында тәфсилләбрәк мәгълүмат җыю, интернетны куллану һәм чит илләргә китеп яшәү турында сораулар бирү дә күз алдында тотыла.
XS
SM
MD
LG