Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантлар күбәйгән саен проблемалар да арта


Татарстан халыклары Ассамблеясы; хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау; икътисад; эчке эшләр министрлыклары һәм Татарстан миграция хезмәте идарәсе вәкилләре Республиканың миграция сәясәте турында килешү имзалады.

Бүген читтән килеп эшләүчеләрне күреп беркем дә гаҗәпләнми. Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә аларның саны елдан-ел кискен арта дип белдерә.

“2007 елда респбуликага килүче мигрантлар саны 103 меңнән арткан. Бу 2006 ел белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк дигән сүз. Бу хәл Татарстан икътисады үсү, милләтләр арасындагы татулык белән дә бәйләнгән”,- диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аннан да кала Казанның 1000 еллыгын, шулай ук төрле халыкара чаралар үткәрү дә Татарстан абруена уңай тэсир ясап чит илләрдәге эшсезләрне кызыктырып тора.
Мигрантлар ике төрле була. Русиянең төрле шәһәрләреннән Татарстанга эшкә килүчеләр һәм чит илләрнекеләр. Чит ил ватандашларын бөтен кануннарны да үтәп монда эшкә китерү дә соңгы ике ел эчендә 3 тапкыр артып 25 меңгә җиткән.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, читтән килеп эшләүчеләрнең саны кискен арту белән проблемалар да арта. Мисал өчен, яшәү урыны белән тәэмин итүдә, шулай ук аерым бер тармакка кирәк бүлган белгечләрне җәлеп итүдә, килә торган илнең телен белү мәсьәләсендә дә бик күп кыенлыклар килеп туа.
Ә инде Татарстанда төрле тармакларда күпме мигрант эшли дигән сорауга килгәндә исә, саннар алдагыны күрсәтә. Иң күбе төзелештә- 63 процент. Аннан кала базарлардагы коммерциядә 15, сәүдә һәм азык-төлек тармагына 10 процент тәшкил итә.Сәламәтлек саклау министры әйтүенчә дә, чит илдән килеп эшләүче табипларның саны көннән көн арта бара.
Дәүләт шурасы рәисе бер яктан Татарстанда бик күп уку йортлары табиплар әзерли, кая алар, дип гаҗәпләнсә, икенче яктан “Татарстан авылларында читтән килгән әзерлекле мигрант табиплар үз өлешләрен кертә алыр иде”,- ди.
Инде билгеле булганча, Русиядә миграциянең яңа кануны эшли. Чит илләрдән килергә теләүчеләрнең һәм шулай ук монда кабул итүчеләрнең дә бу канунны начар белүе күп кыенлыклар тудыра икән. Иң катлаулы проблемаларның берсе- билгеле бер вакытка эшкә килүчеләрне торак белән тәэмин итү. Беркемгә дә сер түгел, бик күп мигрантлар яшәү шартлары бик начар булган урыннарда көн күрә. Аяк атлар да урынсыз кечкенә генә генә бүлмәдә, санитар таләпләр бозылып, дистәләгән кешенең яшәве дә билгеле. Читтән эшкә килгәннәрнең башында бер генә уй- күбрәк акча алып кайту. Шуңа күрә, республикада рәсмиләшмичә килеп эшләүчеләр һәм кирәкле документлар алырга теләмәүчеләр дә хәтсез.
Миграция сәясәте турындагы бу килешү Дуслык йортында имзаланды. Һәм тиккә генә түгел. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, килүчеләр Татарстан шартларына яраклашсын өчен иҗтимагый оешмалар да җиң сызганып эшләргә тиеш. “Алар эш табуда да, тораклы итүдә дә һәм шулай ук республикага кемнең килүен: төрмәдә утырганмы юкмы, яхшы белгечме икәнлекләрен ачыклауга да ярдәм итә алыр иде”,- ди Мөхәммәтшин.
Төрле тармакларның бу уртак килешүе мигрантлар һәм эшкә чакыручылар алдында туган проблемаларны җайга салуга ярдәм итәчәк дип өметләнә аны имзалаучылар. Бу беренче килешү түгел. Шундый бер документ 2006 елның 1 июнендә 3 елга имзаланган. Әле вакыты чыкмаган булса да менә яңасы әзер. Башкарма хакимияттә үзгәрешләр, яңа миграция кануны һәм шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясы оешу да бу яңа килешүне имзаларга этәргән.
XS
SM
MD
LG