Accessibility links

Әстерхан федераль Сабантуйны кабул итәргә әзерләнә (видео)


18 майда Әстерханда 2008 елның Бөтенрусия Сабантуе үтәргә тиеш. Федераль дәрәҗәдәге бу бәйрәм былтыр Челәбе шәһәрендә уздырылды. 2007елда Русиянең төп Сабантуен үткәрү хокукы Әстерханга күчте.
Шушы көннәрдә Әстерханга Русиянең татарлар яшәгән төбәкләреннән артистларның, батырларның килүе көтелә. Бөтенрусия Сабантуена Татарстаннан да рәсми вәкилләр бара. Бәйрәмне оештыруда Әстерхан өлкәсе һәм шәһәре хакимиятләре, Татарстанның мәдәният министры, Бөтендөнья татар Конгрессы вәкилләре катнашкан. Казаннан йөздән артык сәнгать әһеле, популяр җырчылар бара.
Бәйрәм тамашасы Әстерхан шәһәренең үзәк стадионында үтәчәк. Анда Татарстан сәнгать осталарының чыгышлары, ат чабышлары, дөяләр һәм страуслар йөреше, балалар һәм фольклор башкаручыларның аерым сәхнәләре булачак дип планлаштырыла.
Бөтенрусия Сабантуендагы көрәш кызу булыр ахрысы, анда Әстерхан, Татарстан, Башкортстан һәм Русиянең башка төбәкләреннән батырлар, Русия чемпионнары чакырылган.

XS
SM
MD
LG