Accessibility links

Русия: НАТО Грузиягә тотрыксызландыручы хәрби ярдам күрсәтә


Русия саклану министрлыгы НАТО илләре Грузиядә тотрыксызландыручы хәрби көчне ныгытуга өлеш кертә дип белдерде.

Министрлык белдерүендә НАТО әгъзалары һәм башка илләр Грузиягә зур хәрби ярдам бирү юлыннан бара диелә.

Грузия президенты Михаил Саакашвили Мәскәүгә йөз тотучы 2 сепаратист республиканы Абхазия белән Көньяк Осетияне Тифлис карамагына кайтарырга вәгъдә иткән иде.

Саакашвили моңа хәрби көч кулланмый гына ирешү өметен белдерде.
XS
SM
MD
LG