Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:16

Русиядә 9 май бәйрәм парадын уздыруга миллиардлаган сумнар китте. Шул ук вакытта сугыш ветераннарының күбесенә бәйрәмгә акча да, бүләк тә бирелмәде.

9 май көнне иң купшы парад Мәскәүнең Кызыл мәйданында узды. 1990 елларда парад уздыру инде элекке гадәт һәм аны бер генә тәррәкый илдә дә үткәрмиләр дип әлеге мәйданның юллары үзгәртелде. Аерым алганда Кызыл мәйдан хәрби техника йөрер өчен көйләнмәгән иде.

Быел исә янәдән парад зур бәйрәм чарасы буларак оештырылды. Мисал, өчен Мәскәү үзәгенә парадка 111 бронетехника, 32 очкыч-боралаклар чыгарылды. Кайберләре бу күренешне Русия хәрби техникасы белән мактанып, үзенең көчен күрсәтмәкче була дип бәяләде. Һәм чыннан да күп кенә чит илләрдә бу шундый хис калдыргандыр. Әмма аның өчен киткән акча миллиардлар белән исәпләнә. Әлеге хәрби техника өчен ягулык кына да миллионча сумнарга төште. Чөнки парадтан тыш, аңа әзерлек тә шактый вакыт барды. Шулай ук парадта катнашкан хәрби частьтәге кешеләргә киемнәре танылган модельер Валентин Юдашкин теккән. Кыскасы, барысы да югары дәрәҗәдә иде.

Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге чараларга максатчан рәвештә 1,5 млрд сум акча бүленгән. Аерым алганда, техниканы көйләү, парад алды әзерлекләре өчен генә дә 600 млн. сум киткән. Бер сәгать эшләп торган боралак 1 млн сумга төшә, ә хәрби очкыч – 2-5 млн.сум тирәсе, танкның 1 чакрым йөрүенә дә иң азы дигәндә 3 литр бензин кирәк. Ә парадка әзерлек вакытында бронетехника көненә әллә ничә чакрымнар йөргән.

Мәскәүдән тыш, Русиянең башка төбәкләрендә дә 9 май көнне парадлар зурдан кубып уздырылды. Мисал өчен Казанда яшәүче, сугышта шәфкать туташы булган Клава Грузова:

“Парадта бик аз әйбер күренде, чөнки еракка утырттылар. Шул дуслар белән очрашу өчен әйбәт инде. Бу парадларның ни дәрәҗәдә кирәклеген әйтүе дә авыр. Уздыргач кирәктер, җитәкчеләр күбрәк беләдер инде”, - ди.

Ә 80 яшьлек Фәрзәнә Ганиева сугыш ветераннары күбесе үлеп бетә һәм аларга күбрәк игътибар итәргә кирәк дигән фикердә тора.

“Ул парадларның кирәге бар микән, чөнки сугыш белән бәйле кешеләр кимеде, ә яшьләр аны аңламыйлар да”, - ди ул.

Аңа сугыш вакытында снарядлар ясаган өчен заводтан бәйрәмгә 350 сум акча биргәннәр.

“Мин ветераннар клубына йөрим. Анда сөйләшәбез. Колхозда эшләүчеләргә бөтенләй берни бирмәгәннәр. Аларга да аз гына бирсәләр яхшы булыр иде”, ди Фәрзәнә Ганиева.

Шулай итеп парадка акчаны мулдан түккән хакимият елдан-ел кимүче ветераннарга иң азыннан да кызгана. Узган елдан ветераннарның саны 350 мең кешегә кимегән. Һәм калганнар арасында фатирсыз яшәгән сугыш ветераннары да бар, шул ук вакытта шәһәрләрдә, авылларда матурлык өчен үзәкләргә танклар, пушкалар кую гадәткә әйләнә бара.

XS
SM
MD
LG