Accessibility links

Казан Роберт Әхмәтҗанов белән хушлашты


Бу көннәрдә татар мәдәнияте зур югалту кичерде.

Пәнҗешәмбе көнне Камал театры бинасында меңгә якын әдәбият, сәнгать эшлеклесе күренекле шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов белән хушлашырга җыелды.

Роберт Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Әхмәтҗанов Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Студент елларында ук ул иҗат белән җитди шөгыльләнә башлый һәм 1958 елда аның «Егерменче яз» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

Югары уку йортын тәмамлагач, Әстерхан өлкәсендә авыл мәктәбе укытучысы булып эшли. 1961 елда Казанга кайтып М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире, соңрак «Татарстан яшьләре» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. Соңгы 42 ел дәвамында ул профессиональ язучы, шигырь язып гомер итүче иде. Аның иҗаты хәзерге атаклы халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ һәм башкалар шигъриятенә зур тәэсир ясады.

Аның сүзләренә иҗат ителгән “Саумы кояш”, “Якты елга”, “Солдатлар” кебек җырлар һәр зыялы татар кешесенә билгеле. 1958 - 2000 еллар аралыгында 20 китабы чыккан. Шуларның икесе өчен 2001 елда аңа Тукай бүләге бирелде. Теләсә нинди катлаулы һәм кыен хәлләрдә дә ул кыю рухлы романтик булып калды.

Матәм мөрәсимендә язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов болай диде:
“Моннан нәкъ 50 ел элек “Егерменче яз” шигъри җыентыгы белән нәфис лирик булып танылган Роберт Әхмәтҗанов гомеренең соңгы минутына кадәр үзенең юнәлешенә тугъры булып калды. Татар милли шигъриятендә ул “Роберт Әхмәтҗанов шигърияте” дигән иҗат мәктәбенә нигез салды. Һәм ул мәктәп киләчәктә йөзләрчә шагыйрьләргә иҗатта өлге һәм яуланасы үр булып торачак”.

Президент, хөкүмәт һәм дәүләт шурасы исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева җиткрде. Үз чыгышында ул “Роберт Әхмәтҗановның үлеме республикабыздагы һәр гаилә өчен бу зур югалту. Чөнки чын шагыйрьнең гаиләсе – ул үз халкы”, - дип әйтте.

Шагыйрьнең якташы Татарстан халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Балык Бистәсе районының башлыгы урынбасары Илдус Фәйзуллин якташлары Роберт Әхмәтҗанов белән горурлануларын әйттеләр.

Соңгы вакытта татар халкының иң газиз шагыйрьләре бер-бер артлы фани дөньядан китә. Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Нияз Акмал һәм хәзер Роберт Әхмәтҗан вафат булды. Ә аларның шигъри мираслары тиз генә онытырлык түгел.
XS
SM
MD
LG