Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бин Ладен Израильгә каршы сугышны дәвам итмәкче


Усама бин Ладенныкы дип белдерелгән яңа аудиоязмада эл-Каидә җитәкчесе Израильгә каршы сугышны дәвам итәчәген әйтә.

Бу язма буген бер исламчы интернет сәхифәсенә чыгарылды.

Әлеге белдерү Израиль яһүд дәүләте оешуга 60 ел тулган көнне билгеләгән чакка туры килә.

Аудиоязмада чынлыкта кем тавышы булуы төгәл ачыкланмаган.
XS
SM
MD
LG