Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине! (20) Буа - Казан арасы 30 ел


Буада яшәгән Риннур Шарибҗанов туганнарын Айрат белән Ринатны 30 ел буе эзләп, Казаннан тапкан.

Татарстанда ике гаиләдә яшәгән бер кешенең уллары бер берсе белән бик озак еллар буе күрешмәгән булганнар.Алар, ата бер, ана башка гаиләсеннән. Бу гаиләләрнең берсе Казанда яшәп, ә икенчесе Буа районында гына яшәсә дә, аларга 30елга якын очрашырга насыйп булмаган. Әмма беренче хатыныннан туган Шарибҗанов Риннур Ринат улы үзенең туганнарын эзләүдән туктамаган. Һәм менә бер ай чамасы гына элек эзләп тапкан.
Алар, Ринат Шарибҗанов уллары: Айрат һәм Алмаз Шарибҗановлар. Бездә “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шарафутдинов алып килгән мәгълүмат буенча, Риннур эзләгән Айрат Шарибҗановның телефоны билгеле булды.Һәм без аңа телефоннан шылтыратып аларның очрашу мизгелләре турында сораштык. Ул менә нәрсә диде:
“Риннур “Жди меня” тапшыруы аша безгә шылтыраткач, күңелдә ниндидер шатлык тулды. Без бит бер ата балалары, бер кан, ул безнең туганыбыз. Рәхәт булып китте. Күрешәсе килде. Тагын бер туганыбыз барлыкка килде безнең гаиләдә, гаиләбез ишәйде. Әлхәмдулилла! Табыштык, күрештек. Безнең өйдә очрашып чәйләр эчеп, озак кына сөйләшеп утырдык. Әниләребез исәннәр, Аллага шөкер, алар Буада яшәгәннәр.Мин Казанда туып үсеп, Казанда югары белем алып, хәзер үзебезнең бизнесыбызны алып барабыз. Җиңел машиналарга запас частьләр, кирпечләр белән шөгельләнәбез. Әтиебез вафат булганга 14 ел узды инде. Шунсы кызганыч, Риннур әтиебезне күрә алмады инде. Безнең гаиләбездә барыбызда намазлар укыйбыз. Риннурда икенче гаиләдә тәрбияләнсә дә, ул да намазда, диндә икән, Әлһәмдулилла!”-диде Айрат Шарибҗанов.
Айрат Шарибҗанов алдагы көннәрдә дә без туганыбыз белән аралашып . бер беребезгә терәк булып, торырбыз дигән теләктә. Туганнарны сагыну хисе ул бик табигый хәл. Юкка гына җырларда да җырланмый бит. “Ай әле бик еракта идек без, Бер күрешер өчен килдек без”, дип. . “Тырышкан табар -. ташка кадак кагар”. дигәндәй, туганнарын, һәм иң якын кешеләрен югалтканнан соң да эзләүдән туктамаганнар, күпме еллар үтсә дә, табышалар, эзләгәннәр таба .
XS
SM
MD
LG