Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Самар төбәгендәге татар авылы ничек яши?


Әңгәмәбез авыл түрәсе Идрис Муллабаев белән."Халыкның төплелеге хезмәткә бәйләнгән.”

Русиядә атаклы Әләзән авылы бар.Самар төбәгендә татар авылларыннан Гали дигәне дан тота. Әңгәмәбез авыл түрәсе Идрис Муллабаев белән.

-Идрис әфәнде, авылыгыз бай. Ә менә криминал ничегрәк тора? Эчүчелек, наркомания, асылыну, кеше үтерүләр, караклык бармы?

-Шәһәрләрдә, авылларда милициядә исәптә торучы яшьләр бар. Галидә андыйлар юк. Сугышу дигән нәрсәнең вак-төяге генә. Малай-шалайларча әтәчләнүдән узмый. Калай әтәчләрне ирләребез үзләре тынычландыралар. Аллага шөкер, бүгенге көнне наркоманнар юк. Дөрес, элегрәк берничә кеше булды. Тик алар үзләрен кулга алып дәваландылар. Дин юлына бастылар, хәзер алар намазлыкта.

-Аракы ничек сатыла?

-Бер кибеттә сатыла әле. Авылыбызда 2200 кеше яши, шуларның икесе аракы белән шаяралар.Алары да өйләрендә генә эчәләр. Бу түзәрлек сан.

-Бу бит тәрбияви чара да балалар өчен. Ата-ана баласына: “Әгәр эчсәгез, фәлән абзыегыз кебек булачаксыз”,- дип әйтәчәкләр.Халыкның төплелеге хезмәткә бәйләнгән. Ата-ана баласын яшьтән үк эшкә өйрәтә. Авыл гомер-гомергә яшелчә, суган үстерде һәм шул ризыкларны Себергә кадәр ташый иде. Хәзер инде халык үзе сатып йөрми. Новосибирск, Красноярск, Омск, Төмәннән килеп КАМАЗларга төяп алып китәләр.

-Читтән татарлар килеп аламы?

-Күбесе татарлар, руслар да бар. Галидә экологик чиста ризык җитештерелә. Яшелчәләрне черемә белән генә үстерәбез. Шуңа да чират торып алалар.

-Колхоз кырлары кемнәр кулында?

-2800 гектар җирнең барчасы да фермерлар кулында. Шулай да җирләрнең зур өлеше ике фермер кулында.

-Байлык бар җирдә янәшә бозыклык үрчи. Мәктәп балалары арасында тәмәке тартучылар бармы?

-Бездә баланы әти-әни генә түгел, ә укытучылар бар көчләрен тәрбиягә куялар. Шуңа да тәмәке тартучылар юк. Аннары бит мәдрәсә, өч мәчет гөрләп эшли. Барчасы бергә көчле педагогик коллектив килеп чыга. Җитәкчеләр, укытучылар, дин әһелләре бердәм эшлиләр, дус яшиләр

-Җәйләрен Галигә шәһәрдән кунакка кайтучылар күбәя. Шәһәрләр авыл әхлагын кирегә сүтмиләрме?

-Әйе, шәһәрләр үзләренчә кыланырга маташып карыйлар. Ләкин дә без аларны бөгәбез.

-Русиянең фаҗигасе - гаиләләр таркалу. Аерылушылар күпме?

-Аерылу турында уйларга вакыт юк. Халык бала үстерә. Узган елны 26 бала туды.

Бер үк илдә яшибез. Бер үк сәясәт. Кайсыдыр авылда балалар булмау сәбәпле мәктәпләрне ябалар.Галидә халыкны эшле итү юнәлешендә булдыклы ирләр көнен-төнгә ялгап хезмәт итәләр.Ә бит һәр татар авылында уңган эшкуарларыбыз бар. Тик менә аларның уңганлыклары шәһәрләргә күчкән. Мәктәп ябылу -- ул авылның үлеменә газраил сәламе. Татар авылы үлсә, татарның гомере санаулы... Аллам сакласын. Ярдәмеңнән ташлама Ходаем.

XS
SM
MD
LG