Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшмәкәрлеккә хак сорап җыен узды


Күпләп ачылган гипермаркетларга киоск хуҗаларын куалар. Кибетчеләре дә эшсез калабыз, дип борчыла.
Күпләп ачылган гипермаркетларга киоск хуҗаларын куалар. Кибетчеләре дә эшсез калабыз, дип борчыла.

Юлчы ташучылар, ябылучы кибетләрнең хуҗалары, аларның эшчеләре һәм сатып алучылар, юлчылар үзләре Казанда урам җыены ясады.

Татарстанда һәм башкалада юлчы ташучылар, ябылучы кибетләрнең хуҗалары, эшчеләре, базарлардан әйбер сатып алучылар Казанда урам җыены ясады. Алар Русиянең яңа президентына язылган шикаять таратты. Урам җыенын ясаган урта һәм вак эшмәкәрләр гильдиясе Русия президенты булып Дмитрий Медведев килгәннән соң Татарстанда аларга карата "мөнәсәбәт яхшырыр," - дип өметләнә.

Казандагы Ирек мәйданында чыгыш ясаучылар шәхси автобуслары нахакка юлдан алына, кибетләр юкка ябыла, дип сөйләде. Алар, Казан хуҗалары сәүдә, халык ташу өлкәсен үз танышлары һәм туганнарына бүлеп бирде, ди. Ә башкалар исә читтә калган. Нәтиҗәдә халыкка хезмәт күрсәтү бәясе дә арта, ди урам җыенындагылар. "Соңгы арада шәхси эшмәкәрлекне аеруча кыса башладылар", - дип саный алар.

Оештыручы эшмәкәрләр гильдиясе башкала хакимиятен эшмәкәрлек иреген кысуда, башбаштаклыкта гаепләде. Бу урам җыенына эшмәкәрләр генә чыкмаган иде. Анда милли җанлы Риф Зарифуллин, коммунист Роберт Садыйков, журналист Ирек Мортазин кебек актив иҗтимагый яки сәясәт кешеләре дә бар иде.

Риф Зарифуллин, икътисадчы: "ПАЗ автобусларын тыйдылар да, шикле сыйфатлы кытай автобусларын алдыртып үзләренә якын булган эшмәкәрләрне эш белән тәэмин иттеләр. Бик зур акчалар тотылды. Нәтиҗәдә автобуслар берничә елдан җимерелә башлый. Татарстан өчен коррупция - гадәти нәрсә. Безнең түрәләр исә Амур ягына китеп эшләп тә карады. Аларны анда тиз арада караклыкта тоттылар. Ә монда тотучы юк", - ди.

Роберт Садыйков, Дәүләт шурасы депутаты: "Кечкенә кибетләрне, базарларны халык ярата. Аларда бәяләр арзан. Ябу - корткычлык", - ди. "Менә булдым "КОРСТОН" атлы сәүдә мәркәзендә. Анда сатып алучыны күрмәдем. Халык бит кыйммәтле үзәкләргә бик аз йөри ", - ди ул.

Ирек Мортазин, журналист: "Бу гильдия эшчәнлеге халыктагы фикер һәм иҗтимагый активлыкны күрсәтә. Алар Медведев килгәч вәзгыять үзгәрде, дип өметләнә. Яңа президент - ирекле базар тарафдары, вак эшмәкәрләрне яклый. Ә Татарстан исә - эшмәрлек зираты ул", - дип саный.

Урта һәм вак эшмәкәрләр гильдиясе президенты Егор Макаров сәясәттән читтә торуны, хакимияткә битараф булырга тиел. "Без сәясәткә кушылмыйбыз. Безнең теләк: эшмәкәрлеккә ярдәм. Эш урыннарын сакласыннар, автобусларны калдырсыннар, кибетләрне япмасыннар", - дип сөйли ул. "Кем патша булса да безгә барыбер, безгә генә тимәсеннәр", - ди ул. Ул кибет хуҗалары хакы өчен борчыла. "Менә киосклар ябыла. Хуҗаларны гипемаркетлардан урын алырга чакырылар. Казанда 200 мең квадрат метр сәүдә мәйданнары буш тора", - ди ул. Тик шулай да алар элек Илсур Метшин мэр булып эшләгән Түбән Камада да шулай иттереп сәүдәне эреләтте, дип саныйлар. Хәзер Казанга чират җиткән.

Бөлгенлеккә төшкән эшмәкәр Радик Минһаҗев урам җыенына "Эхо Москвы" радиосыннан иртән ишетеп килгән. "Минем микроавтобуслар эшсез утыра. Күгәреп торалар. Безнең техниканы хаксызга маршруттан алдылар. Юлчы ташучылар арасында кем яхшырак ташый, бәйге ясыйбыз, "тендер" эшлибез, дип күз буядылар. Нәтиҗәдә халык юлга акчаны күберәк түләп йөри башлады", - ди.

Сания Рәҗәпова, сатучы: "Безнең кибет Фучик урамында. Миңа хәзер 53 яшь. Мине "Мега" кебек зур сәүдә залларына эшкә алмыйлар. Безнең кибетны урыныннан алырга кушалар. Мин эшсез калам", - дип зарлана.

Азат Хәсәнов, сатып алучы: "Соцгород районында "кош базары" бар. Шуны ябарга телиләр. Япмасыннар. Мин бит пенсионер, безгә ерак базарга йөрергә авыр", - дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG