Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның универсиадага әзерлеген бәяләүче төркем килде


Русия президенты Дмитрий Медведев Казанның 2013 елгы Дөнья универсиадасына әзерлек дәрәҗәсен бәяләү өчен Русиягә килгән Халыкара студентлар спорты федерациясенең бәяләү комиссиясен кабул итте.

Медведев аларга Казанны соңгы елларда инде 3 мәртәбә дөнья беренчелекләре үткәргән үзәк дип тәкъдим итте.

Федерациянең вице-президенты, комиссия җитәкчесе Стефан Берг президентның яклавы универсиаданы үткәрү өчен бәйгедә Татарстанга өстәмә баллар бирәчәк диде.

Төркемнең хисабы 31 майда федерация башкарма шурасындагы тавыш бирү алдыннан игълан ителәчәк. Шул ук көнне 2013 елгы универсиаданың кайда үтәчәге мәгълүм булачак.
XS
SM
MD
LG