Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:33

Сербиядә милләтчеләр белән социалистлар хөкүмәт төземәкче


Сербия милләтчеләре һәм элекке президент Слободан Милошевичның Социалист фиркасе яңа хөкүмәт төзү килешүенә якын булуларын белдерде.

Үтә милләтче Радикал фирка, хакимияттән китүче Воислав Коштуницаның Сербия демократик партиясе һәм социалистлар коалиция нигезләре турында инде килештек, әмма сөйләшүләр әле дәвам итәргә мөмкин дип белдерә.

Якшәмбе көнне үткән парламент сайлавында Европага йөз тотучы фиркаләр күбрәк тавыш җыйса да, парламентта күпчелеккә ирешә алмады.

Аналитиклар милләтчеләр белән социалистларның коалиция төзүе Сербиянең Европа Берлегенә кушылуын тоткарлыячак дип исәпли.

XS
SM
MD
LG