Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов югары мәхкәмәгә каршы


Бу арада Башкортстанның төрле дәрәҗә мәхкәмәләр чолгап алды дисәң дә ялгыш түгел.

Республика президенты Мортаза Рәхимов белән Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай да мәхкәмә юлына басты. Аларга Башкортстан югары мәхкәмәсенең соңгы бер карары ошамаган һәм алар кассация шикаяте биргән. Башкортстан Югары мәхкәмәсе, республика прокуратурасы кушуы буенча, Башкортстанның урам җыеннарын үткәрү турындагы канунын тикшергән иде. Моңа Башкортстан канунының Русия кануны тәңгәл килмәве сәбәпче булган.

Мәгълүм булуынча, 2005 елда Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары “Киң җәмәгатьчелек чараларын оештыру турында гариза бирү тәртибе турында” бик бәхәсле канун кабул итеп куйды. Кеше хокукларын яклаучылар шул чакта ук башкорт депутатларының бу канунының гадел булмавы белдереп чыгышлар ясады. Ни өчен дигәндә, ул канун аерым кешеләрнең һәм оешмаларның урам җыеннары - митинглар, пикетлар һәм башка чаралар оештыруга хокукларын нык чикли. Нинди дә булса урам җыены оештыру өчен әллә күпме документлар тапшыру таләп ителә ул канун буенча. Хәтта Русия кануны да Башкортстанныкыннан мәрхәмәтлерәк бу җәһәттән.

Күрәсең, Мәскәүдән кушу беләндер, Башкортстан прокуратурасы республика хакимиятләре тарафыннан үткәрелгән ул канунны югары мәхкәмә аша төзәттерергә булган. Ә инде югары мәхкәмә бу эшне җиренә җиткереп үтәгән. Сер түгел, Башкортстан югары мәхкәмәсе күп очракта республика югары җитәкчелегенә каршы чыкмауны хуп күрә. Ә бу очракта алар нигә кыюлык күрсәтә алды икән. Шушы сорау белән без танылган этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйковка мөрәҗәгать иттек.

“Башкортстан канунының Русиянекенә каршы килүе ачыктан-ачык иде. Әлбәттә инде, Башкортстан югары мәхкәмәсе моңа күз йома алмаган. Бу сәяси эш түгел, ә бары тик хокукый гамәл генә”, - ди ул.

Хәзер инде Башкортстан югары мәхкәмәсе республика президентының һәм Дәүләт Җыелышының шикаятенә нинди мөнәсәбәт белдерер, әлегә әйтүе кыен.
XS
SM
MD
LG