Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын да милли компонент турында


Уфада Башкортстан Дәүләт Җыелышының атнакич көнне узган утырышында каралган ике тема республика киң мәгълүмат чараларында җомга көнне дә киңрәк яктыртылды.

Бу темаларның берсе – кайбер интернет сәхифәләргә карата чаралар күрә башлау таләбе турындагы сөйләшү булса, икенчесе мәгариф өлкәсендә төбәкләрдәге милли компонентны бетерүгә бәйле мөнәсәбәт. Депутатлар алдында Башкортстан мәгариф министры Зиннәт Аллаяров чыгыш ясап, мәгарифнең күпкырлы проблемаларына кагылды. Шулай ук соңгы вакытта күп бәхәсләр тудырган милли компонентлы укытуны туктату мәсьәләсенә дә тәфсилле генә тукталды ул.

Мәгълүм ки, милли төбәкләрдәге мәктәпләрдә ана телләрне, туган як тарихын өйрәнүне киләсе уку елыннан бетерү һәм Русиядә гомум укыту программасын гына калдыру күзаллана. Бу хәл Татарстан һәм Башкортстан кебек милли республикаларда шактый борчылу тудыра.

“Татарстан һәм Башкортстан кебек милли төбәкләр өчен милли-төбәк компоненты бигрәк тә мөһим, - ди Башкортстан мәгариф министры Зиннәт Аллаяров. – Бу юнәлештә яхшы гына тәҗрибә туплана башлагач, аны гамәлдән чыгару акыллы эш булмас иде. Балаларыбыз ана телләрен, туган як тарихын яхшы белсә, аларның күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре дә тамырлана алыр иде”.
Мәгарифтә милли компонентның бетерелүенә тискәре мөнәсәбәтен Дәүләт Җыелышы депутаты, Башкортстан язучылар берлеге рәисе Равил Бикбаев та үз чыгышында кискен белдерде. Әлеге мәсьәләдә Мәскәү алдында башта төбәкләр белән бергәләп, каты таләпләр һәм ризасызлык белдерергә кирәклеген әйтте ул.

Элегрәк әлеге мәсьәләдә Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты берлектәге мөрәҗәгать кабул иткән иде инде. Хәзер, мөгаен, бу эшне ике республика, ә бәлки тагын берничә төбәк белән бергә рәсми дәрәҗәдә эшләргә җыену теләге дә туадыр.
XS
SM
MD
LG