Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган тел – замана корбанымы?


Түгәрәк өстәлдә катнашучылар
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар

Җомга көнне Татарстан парламентында милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узды.

Казан шәһәренең мәгариф җитәкчеләре, мәктәп директорлары белән бергә Казан шәһәренең милли җәмәгатьчелеге катнашкан бу сөйләшү бик үзенчәлекле булды.

Монда сүз 2007 елның 1 декабрендә чыккан федераль канунга таянып, дәүләт белем бирү стандартыннан милли-төбәк компоненты бетерелгәч, Казан мәктәпләрендәге вәзгыять турында барды. Мәгариф җитәкчеләре федераль канунга буйсынып, хәзер үк милли компоненттан башка укыту программаларын әзерли башлаганнар. Хәзер бу канунны үтәргәме, әллә аны гамәлдән чыгару максатына ирешү юлыннан барыргамы дигән сораулар куелды.

Әмма Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, бу эш яңа норматив документларны өйрәнүдән ары узмаган. Шулай да, мәктәпләрдә директорлар тарафыннан "татар теле бетә" дигән сүзләр ешрак әйтелә һәм ата-аналарга да шушы мәгълүмат җиткерелә икән. Шунлыктан, дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев массакүләм мәгълүмат чараларын халыкка дөрес мәгълүмат бирергә, бу өлкәдә аңлату эшләрен алып барырга чакырды.
XS
SM
MD
LG