Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:23

Тау куышына кереп бикләнгән сектаның соңгы әгъзалары чыкты


Пенза өлкәсендә ахырзаманны каршыларга дип узган ноябрь аенда бер мәгарәгә кереп бикләнгән сектаның соңгы әгъзалары тау куышыннан чыкты.

Интерфакс хәбәр агентлыгы төркемнең соңгы 9 әгъзасы аннан чыкты дип белдерә.

Рәсмиләр әйтүенчә, җир куышында таркалучы мәетләрнең исәннәр сәламәтлегенә куркыныч тудыра башлавы сәбәпле алар куыштан чгарга булган.

Куышта төркемнең 2 әгъзасысының мәете табылган.

Тагын 2 кечкенәрәк төркем ул куыштан кыш көне үк чыккан иде.

XS
SM
MD
LG