Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чыңгыз Айтматов Казан хастаханәсендә


Күренекле язучы Чыңгыз Айтматов Казан хастаханәсенә салынды.

Үзенең "Гасырдан озакка сузылган көн" исемле китабы нигенездә кино төшерүдә катнашу өчен Казанга килгән Айтматов туганнары белән очрашуга әзерләнгәндә хәле кисәк начараеп китү сәбәпле ашыгыч ярдам машинасында Республика клиник хастаханәсенә китерелгән.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Айтматовның бөерләре начар эшләвен белдерде.

Айтматов Казанга пәнҗешәмбе кич килгән.

Татарстанда 2 көн булганда ул президент Минтимер Шәймиев белән, шулай ук Казан һәм Кукмарадагы туганнары белән очрашмакчы булган.
XS
SM
MD
LG