Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Кытайга 7 миллион доллар акча бүлә


БМО 12 май көнне көчле җир тетрәүдән зыян күргән Кытайга ярдәм итү өчен 7 миллион доллар акча бүлә.
Оешманың вәкиле Мишель Монтас белдерүенчә, бу акча махсус ярдәм итү фондыннан Кытайда зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче БМОның төрле бүлекчәләренә юлланачак.
Рәсмиләр белдерүенчә, җир тетрәүдән үлгәннәр саны 29 меңнән артып киткән һәм бу сан 50 меңгә дә җитәргә мөмкин. 14 мең кеше әлегә кадәр җимерек калдыклар астында кала. 5 миллионга якын кеше йортсыз.
XS
SM
MD
LG