Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Гусевны яклап чыкты


Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсе Русияне Павел Гусевка 6 мең евро түләү карарын чыгарды. Гусев аны Питербур тикшерү изоляторында җәберләүләрен шикаять иткән иде.
2000 елда ул караклыкта гаепләнеп кулган алынган. Әмма җинаять эше туктатылса да, аны башка хөкем эше нигезендә төрмәдә калдырганнар һәм 2001 елны ул хөкем ителгән, ләкин тиздән амнистия сәбәпле чыгарылган.
Гусев җәберләүләрдән тыш, аны тикшерү изоляторында озак тотудан да зарланып шикаять белдергән.
XS
SM
MD
LG