Accessibility links

Мәскәүдә альтернатив парламентның утырышы уза


Мәскәүдә беренче тапкыр альтернатив парламент - Дәүләт мәҗлесе утырышы уза.
Әлеге чара башланыр алдыннан Кремль тарафлы яшьләр чуалышлар оештырырга тырышкан, әмма милиция моңа мөмкинлек бирмәгән.
Альтернитив парламент чарасында барлыгы Русиянең 66 төбәгеннән 85 оппозиция һәм хокук яклаучылар катнаша дип белдерә, оештыручылар.
Утырышта "Башка Русия" оппозиция коалициясе җитәкчесе Эдуард Лимонов Русиядә буйсынмаучылар гомум акцияләр уздыруны тәкъдим итте. Ул барлык Русиядә ирекле сайлау таләп итеп урам җыеннарын үткәрергә чакыра.

Утырышта хакимияткә тәнкыйть белдергән сәяси декларация кабул итү күздә тотыла.

XS
SM
MD
LG