Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев FISU бәяләү комиссиясе вәкилләрен кабул итте


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Казанның 2013 елгы Дөнья универсиадасына әзерлек дәрәҗәсен бәяләү өчен Русиягә килгән Халыкара студентлар спорты федерациясенең бәяләү комиссиясен кабул итте.
“Татар-информ” хәбәр итүенчә, Шәймиев Татарстан универсиаданы уздыру өчен яхшы әзерлектә булуын белдергән һәм спорт биналары һәм хезмәт күрсәтү белән дә бернинди проблема юклыгын әйткән. Һәм комиссиягә Казанда уңышлы эш көннәре теләгән.
Федерация вице-президенты Стефан Берг җитәкчелегендәге бәя бирү комиссиясе Казанда спорт оешмаларны, төрле корылмаларны карыячак.
Төркемнең хисабы 31 майда федерация башкарма шурасындагы тавыш бирү алдыннан игълан ителәчәк. Шул ук көнне 2013 елгы универсиаданың кайда үтәчәге мәгълүм булачак.
XS
SM
MD
LG