Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:52

Быел Русиядә 70 кеше ксенофобия корбаны булган


Русиядә ел башынна милли нәфрәт нигезендә кылынган җинаятьләрдә 70 тирәсе кеше үлгән, 120се төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта Интерфакска Кеше хокуклары Мәскәү бюросы җитәкчесе Александр Брод белдергән.
Иң күп хөҗүмнәр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә булган. Хокук яклаучылар сүзләренә караганда, Русиядә 70 меңгә якын такырбашлар бар һәм аларның күбесе Кавказ, Урта Азиядә чыкканнарга хөҗүм итәләр.

XS
SM
MD
LG