Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Якын Көнчыгыш икътисади форумында чыгыш ясады


Америка Кушма Штатлары президенты Джордж Буш бүген Шарм-әл-Шәих шәһәрендә узучы якын көнчыгыш икътисади җыенында чыгыш ясап, сәяси һәм икътисади иреклекне үстерергә чакырды.
Бу илдә тынычлык һәм тотрыклылык булдыруның бер нигезе булачак, дип белдерде Бш үзенең чыгышында.
Шулай ук Буш Якын Көнчыгыш җитәкчеләрен Иранны атом программасыннан баш тартырга күндерү өчен басым ясарга чакырды.
Шарм-әл-Шәих шәһәре Бушның Якын Көнчыгышка ясаган сәфәренең соңгы ноктасы. Моңа кадәр ул Израиль һәм Согуд Гәрабстанында булды.

XS
SM
MD
LG