Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда үлүчеләр саны 32 меңнән артты


Синьхуа мәгълүмат агентлыгы белдерүенчә, Кытайда җир тетрәүдән үлгәннәр саны 32 меңнән артып киткән. 200 меңгә якын кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Бүген Кытайга Америкадан ике очкыч һуманитар ярдәм килде. Сычуанда Япония, Русия, Сингапур, Көньяк Корея һәм Тайваньнан килгән коткаручылар һәм табиплар эшли.
Кытай халык республикасы президенты Ху Цзиньтао барлык ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Ярдәмнең күләме 800 миллион доллардан арткан.
Кичә калдыкдар астында 60 исән кеше табылды. Алар арасында Алмания кешесе дә бар иде.

XS
SM
MD
LG