Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр Русиядә "Мәгариф" телеканылан ачуны сорый


Русия галимнәре, мәдәният хезмәткәрләре һәм эшкуарлар президентка илдә фәнгә багышланган телеканал булдыруны сорап мөрәҗәгать итте. Аны "Мәгариф" дип атау тәкъдим ителә. Хатка кул куючылар арасында физика галиме һәм телевидение тапшыруларын алып баручы Сергей Капица, Нобель бүләге иясе Жорес Алферов, шагыйрь Евгений Евтушенко, "Русия алюминие" ширкәте президенты Олег Дерипаска һәм башкалар бар.

Мөрәҗәгатьтә, "Discovery" каналына охшаш бер фелераль телеканал булдыру сорала. "Мәгариф" телеканалы Русия ватандашлары өчен белем бирүче бер канал булыр дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG